Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
"Букваристика" конференциясе
Опубликовано: 18.11.20142014 нчы елның 14 нче ноябрендә Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге планы нигезендә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Әлифба” музееның 15 еллыгын билгеләп үтү һәм әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов, Рәмзия Вәлитоваларны искә алу максатыннан, “Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.
Фәнни-гамәли конференциядә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Осина Л. М., Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Шакиров Д. Ф., КФУ галимнәре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, Уфа шәһәре күппрофильле һөнәри көллият укытучысы Шаймурзина Д.А., Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең башлангыч мәктәпләр буенча методисты Нуруллина С.М. , Димитровград шәһәре татар мәктәбе, Саратов шәһәре милли татар гимназиясе, Арча районы һәм Үзәкнең җаваплылык зонасына кертелгән районнарның гомуми белем мәктәпләре башлангыч класс укытучылары, мәктәп музее җитәкчеләре катнашты. Конференция пленар һәм секция өлешләреннән торды. Пленар өлештә музейлар барлыкка килү тарихы, Арча педагогия көллиятендә Әлифба музее ачылу тарихы, әлифба дәреслекләре , регионнарда татар телен укытуның торышы, аның белән бәйле проблемалар һәм аларны чишү юллары турында чыгышлар ясалды. Секцияләр түбәндәге юнәлешләрдә эшләде: татар әлифбасының тарихи үсеш юллары, альтернатив “Әлифба” дәреслекләре һәм аларның үзенчәлекләре, татар телен укытуда заманча укыту-методик комплекслар куллану, татар теле һәм әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре турында чыгышлар тыңланды, фикер алышулар үткәрелде. Чыгышлар рус һәм татар телләрендә ясалды.
К списку новостей







