Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Спорт ветеранына 80 яшь!!!
Опубликовано: 01.05.20141нче май көнне Марсель Харис улы Харисовка 80 яшь. Марсель Харис улы 1934 елда дөньяга килә. Арчаның 7 еллык мәктәбен 1948 елда тәмамлап Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Уку елларында ныклап торып спорт төрләре белән шөгельләнә.Аның яраткан спорт төрләре: җиңел атлетика һәм чаңгыда йөгерү.
1953 елда педагогия көллиятен уңышлы тәмамлый һәм үзенең тормышын балаларга физик культура һәм спорт сөрләрен өйрәтүгә багышлый.
Күп еллар Казанда, Әтнәдә, Арчада физик культура укытучысы булып эшли. 50нче-60нчы елларда ныклап спорт төре белән дә шөгельләнүен дәвам итә.
1953 елда урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында 5 км. арага йөгерүдә чемпион. 1961-1969 елларда Татарстанның җыелма командасы составында күп тапкырлар Бөтен Руссия ярышларында уңышлы чыгышлар ясый.
1994 елдан Марсель Харис улы ирекле ялда. Тик ул балаларны спортка тарту өлкәсендә эш дәвам итә. Кәче мәктәбендә һәм педагогия көллиятендә шахмат һәм шашка спорт секцияләрен җитәкли. Шахмат буенча укучылар арасында 10 нан артык район чемпионнары әзерли. 3 км.га йөгерүдә Марсель Харис улы тарафыннан куелган училище рекорды ( 9мин. 20сек. ) әле дә саклана.
Без, Марсель Харис улына тазалык-саулык, аның спорт өлкәсендә фидякарь хезмәтен дәвам итүен теләп калабыз.
Барлык район спортчылары исеменнән Б.К.Бакиров.
К списку новостей







