Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Волейбол ярышлары
Опубликовано: 16.04.201416нчы апрель көнне Арча педагогия көллиятендә югары курс студентлары арасында волейбол буенча финал ярышлары тәмамланды. 11 команда арасында кискен ярыш шартларында беренче урынны 4нче курсның “В” группасы яулады. Команда составында Айсылу Гафурова, Гөлназ Галиева, Иллария Гәлләмова, Алсинә Зиганшина, Мария Сергеева, Зилия Шарифуллина чыгыш ясадылар. Группаның җитәкечесе Дилә Габбас кызы Шагиева. Икенче-өченче урыннарда 5нче курсның“Е” группасы һәм 3нче курсның “Д” группасы командалары калды.
Егетләр арасында финалда 3нче курсның “Г” группасының беренче һәм икенче командалары очрашты. Командаларның әзерлеклелеге бер тирә булганга күрә уен кызыклы һәм драматик моментларга бай булды. Өченче партиядә беренче команданың капитаны Зөлфәт Мостафинның осталыгы уңыш китерде.
Команда составында Зөлфәт Мостафин, Илшан Вафин, Ранил Камалиев, Дамир Заһидуллин, .Булат Шәйхелисламов, Ранис Тәштиев чыгыш ясадылар. Икенче урында 3нче“Г” группасының икенче командасы калды. Команданың капитаны Ирек Мостафин. Өченче урында 4нче курсның “В” группасы егетләре.
Җиңүчеләргә көллият администрациясенең бүләкләре тапшырылды.
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе: Б.К.Бакиров
К списку новостей







