Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…»
Опубликовано: 29.03.20142014 нче елның 29 нчы марты Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте тарихына тагын бер истәлекле дата булып язылды. Бу көнне көллияттә зур тантана үткәрелде. Ә моның сәбәпчеләре - күренекле галим, педагог, ә иң мөһиме ярты гасырдан артык татар баласын язу танырга өйрәткән әлифба авторы – Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова. Арча педагогия училищесында 1936 елдан 1970 елга кадәр армый-талмый хезмәт иткән, исемнәре татар мәгарифе тарихына да алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы бу ике шәхеснең исемен мәңгеләштерү максатыннан, 29 нчы март - Рәмзия Вәлитованың тууына 100 ел тулган көнне истәлек тактасы ачылды.
Бирегә Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларны якыннан белгән, аларны хөрмәт иткән бик күп кунаклар җыелды. . Алар арасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек җитәкчесе, татар хатын-кызлары “Ак калфак”иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы, районыбызның , республикабызның таныгалган шәхесләре: язучылар, журналистлар, галимнәр, мәгариф хезмәткәрләре, Сәләй Гататовичның якташлары – Самара өлкәсе вәкилләре, шәкертләре, ветеран укытучылар һәм татар җанлы милләттәшләребез җыелды.
Тантана көллиятнең актлар залында бәйрәм кичәсе белән дәвам итте. Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары башлап җибәргән кичә студентлар, кунаклар чыгышы белән дәвам итте, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә барышында Сәләй Вагыйзов, Рәмзия Вәлитоваларның тормышы, иҗаты белән бәйле вакыйгалар искә алынды, хатирәләр искә төшерелде.
Бәйрәм кунаклары уку йортындагы тагын бер зур вакыйганың шаһитләре булды. Быел Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә сәләтле, талантлы студентларны барлау, аларны тагын да үстерү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, “Казан милли мәдәният үзәге” директоры Закиров Ринат Зиннур улы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының исемле стипендиясен булдыру инициативасы белән чыккан иде. Җиде мең сум күләмендәге әлеге стипендия Закиров Ринат Зиннур улы тәкъдиме белән, көллиятенбезнең тәртипле, әдәпле, талантлы, укуда, класстан тыш чараларда, спортта зур уңышларга ирешкән район, шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашкан, татар телен һәм әдәбиятын, милли мәдәниятебезне яхшы белгән зыялы 7 студентына бирелде.
Көллияттә оештырылган Милли кадрлар әзерләү үзәгенең эш планы нигезендә үткәрелгән республикакүләм программалар интернет конкурсының, “Казан арты татарларының традицион мәдәнияте” дигән Россиякүләм фәнни эшләр интернет-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүне бәйрәм кысаларында оештыру да ямь өстенә ямь булды.
Бәйрәм күтәренке рухта үтте.
К списку новостей







