Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
«Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар теле: традицияләр һәм новаторлык» республикакүләм семинар
Опубликовано: 07.02.20142014 нчы елның 7 фавралендә Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге планы нигезендә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Белем һәм тәрбия бирү мәйданында татар теле: традицияләр һәм новаторлык” дигән темага республикакүләм семинар үткәрелде.
Методик семинарда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Р.З., Арча муниципаль районы башлыгы Нәзиров А.Ә., Татарстан Республикасы милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Шәрипова А.С., КФУ галимнәре, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре, Арча районы һәм Үзәкнең җаваплылык зонасына кертелгән районнарның гомуми белем мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре катнашты. Семинар пленар һәм секция өлешләреннән торды.
Пленар өлештә Татарстанда татар теле укытуның торышы, аның белән бәйле проблемалар һәм аларны чишү юллары, белем һәм тәрбия бирүдә кулланылучы яңа технологияләр турында чыгышлар ясалды.
Секцияләр эшчәнлегендә гомуми белем мәктәпләре директорлары өчен милли мәктәп белән идарә итү һәм Устав төзү мәсьәләләренә караган чыгышлар тыңланды, фикер алышулар үткәрелде.
Гомуми белем мәктәпләренең татар теле укытучылары өчен оештырылган секцияләр эшчәнлегендә КФУ галимнәре, әйдәп баручы укытучылар, дәреслек авторлары тарафыннан татар телен укытуда информацион, коммуникатив, Сингапур мәгариф системасының хезмәттәшлек, иҗади үсеш технологиясен кулланып укыту методикасын чагылдырган дәрес фрагментлары күрсәтелде; татар теленнән йомгаклау аттестациясенә (9 сыйныф) әзерләнү буенча методик кулланмалар тәкъдир ителде.
Арча 5 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен балаларны дәүләт телләренә өйрәтү буенча үткәрелгән секция эшчәнлеге дә файдалы һәм эшлекле үтте.
Семинар соңында катнашучыларның фикерләре, тәкъдимнәре тыңланды, нәтиҗәләр ясалды.
К списку новостей







