Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Баскетбол ярышлары
Опубликовано: 22.11.201322 нче ноябрь көнне Казанда Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында баскетбол буенча ярышлар тәмамланды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командалары да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Кызлар командасы да, егетләр дә икенче призлы урынны яуладылар. Кызларыбыз Зөһрә Ситдикова, Алена Сунгатова, Рамилә Хәбибуллина, Алинә Игнатьева, Татьяна Степанова, Мария Сабанаева, Любовь Максимова, Алинә Шигабиева, Татьяна Иванова зур тырышлык һәм осталык күрсәтеп уйнадылар. Нәтиҗәдә көмеш медальләргә лаек булдылар.
Егетләр командасы көллият тарихында беренче тапкыр Татарстанның урта уку йортлары арасында баскетбол ярышларында пьедисталның икенче баскычына күтәрелә алды. Бу зур уңыш.
Команда составында Ильшан Вафин, Илнур Әһлиуллин, Фәнил Һидиятуллин, Ранис Тәштиев, Булат Шәйхелисламов, Рүзәл Галимов, Ядкәр Тухбатуллин, Шөхрәт Турдибаев, Денис Петров, Илназ Бариев чыгыш ясадылар. Командаларга Татарстанның яшьләр белән эш һәм спорт министрлыгының бүләкләре тапшырылды.
Б.К.Бакиров
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе
К списку новостей







