Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Ягез эле, егетлэр!
Опубликовано: 19.02.201319 нчы февраль көнне Арча педагогия көллиятендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе уздырылды. Көллияттә булган барлык студент егетләр, 5 командага бүленеп, көч сынаштылар. Командалар кемнең нинди спорт төре белән шөгыльләнүен исәпкә алып төзелде. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр “Аргамак”, чаңгы спортын яраткан егетләр “Ак Барс”, баскетболчылар “Арыслан”, волейболчылар “Лачын”, туризмны хуп күрүчеләр “Бөркет” командаларына кертелгән иде.
Ярышлар шәхси беренчелеккә 5 төр буенча уздырылды: каршылык аша 40м арага йөгерү, урыннан торып озынлыкка сикерү, турникта тартылу, АКМ автоматын сүтеп-җыю, гер күтәрү. Ахыргы команда-ара ярыш халкыбызның яраткан спорт төре – канат тарту буенча булды. Шәхси берлектә каршылык аша йөгерүдә иң тиз вакытны 2 нче курс студенты Ранил Камалиев күрсәтте, турникта 24 тапкыр тартылып Илшан Вафин җиңү яулады (2Г), автоматны сүтеп-җыюда Рүзәл Касимов иң җитез, гер күтәрүдә ( ике 16 шар кг) 32 тапкыр күтәреп, Булат Шәйхелисламов иң көчле егет икәнлеген раслады, урыннан озынлыкка сикерүдә Илшан Вафинга көндәшләр табылмады (2м 66см). Барлык 5 төр буенча булган абсолют берлектә Илшан Вафин беренче, Руслан Фатихов икенче, Рим Мифтахов өченче урыннарны яулады.
Ярышларның иң кызыкларыннан булган канат тартуда волейбол яратучы егетләрдән торган “Лачын” командасы җиңеп чыкты.
Команда-ара берлектә – “Аргамак” командасы беренче, “Ак Барс” һәм “Лачын” командалары икенче-өченче урыннарда.
Җиңүчеләргә көллият администрациясенең һәм профсоюз комитетының бүләкләре тапшырылды.
Бакиров Б.К.
Ярышларның баш судьясы.
К списку новостей







