Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Тукай марафоны 2017
Опубликовано: 30.04.2017
27 апрель көнне Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган “Арча – Яңа Кырлай” ярым марафоны уздырылды. Бу ярышларда педагогия көллиятеннән, Балтач, Әтнә, Кукмара, Саба, Алексиевский районнарыннан 67 кеше катнашты. ярышлар 16, 17 – 29, 30 – 39, 40 һәм югарырак яшь категорияләре арасында уздырылды.
10 км. арага 16 яшьтәгеләр йөгерде. Педагогия көллияте студентларыннан призлы урыннарны: Елена Гаранина 241гр. – 2 урын, Ильназ Шафиев 141гр. – 1 урыннарны яуладылар.
24 км. араны барлыгы 14 кеше йөгереп бетерә алды. Шуларның 7се педагогия көллияте студентлары, ә 3се элекке елларда көллиятне тәмамлаган җиңел атлетика белән шөгелләнгән кыз һәм егетләр. Кызлар арасында призлы урыннарда Анастасия Сметанина – 242гр. – 1 урын, Алина Гаранина – 241гр. – 2 урын. Егетләрдән Ильназ Яруллин – 241гр. – 2 урын һәм Ришат Шавалиев – 242гр. – 3 урыннарда. Җиңүчеләргә район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Ярышларның баш хөкемдары: Б. К. Бакиров
К списку новостей







