Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Чаңгы ярышлары 15.03.2014

15нче март көнне Арчада Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин истәлегенә багышланган ярышлар булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командасы да катнашты. 15км арада йөгерүдә беренче, икенче урыннарны- 1 курстан Татьяна Иванова һәм 2 курстан Алия Сафина яуладылар.
Егетләр арасында 20км арада йөгерүдә Руслан Исмагилов (3Г группасы) икенче, ә Рифат Гайнетдинов (2А группасы) өченче нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
-
Баскетбол 15.03.2014

15нче март көнне Тәтеш шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында баскетбол лигасының зона ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте, Буа ветеренария техникумы, Тәтеш авыл-хуҗалыгы техникумы һәм Тәтеш педагогия көллияте командалары катнашты.
-
Протокол результатов конкурса «Мисс спорт- 2014» на первенство АПК 11.03.2014

-
«Мисс спорт- 2014» бәйгесе 11.03.2014

11нче март көнне Арча педагогия көллиятендә “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе уздырылды. Бәйге Сочидагы Олимпия уеннарына багышланып “Мисс спорт- 2014” исеме астында узды. Бәйгедә катнашучылар 4 төрдә көч сынаштылар. Урыннан торып озынлыкка сикерү, 1 минут вакыт эчендә гәүдәне төшерү һәм күтәрү, 300м. арага йөгерү, баскетбол тубын алып барып кәрзингә ташлау. Барлык төрләрдә уңышлы чыгыш ясап иң аз урыннар суммасын Алина Игнатьева күрсәтте һәм беренче урынны яулады. Икенче урында Гөлүсә Гилметдинова, өченче урында Гөлия Гәлиахметова.
-
Татарстанның урта уку йортлары арасында чаңгы ярышлары 27.02.2014

27 -28 февраль көннәрендә Казанда Татарстанның урта уку йортлары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышларда кызлар 3 км; ә егетләр 5 км арасында көч сынаштылар. Спортчылар беренче көнне классик ысул белән, икенче көнне ирекле ысул кулландылар. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командасы да катнашты, һәм һәр елдагыча уңышлы чыгыш ясады. Команда ара беренчелектә икенче урын. Команда составында: Алина Игнатьева, Руслан Исмагилов, Александр Борисов, Рифат Гайнетдинов, Данис Кузьмин, Фәнил Галимов чыгыш ясадылар. Ярышларга команданы Ленар Госман улы Заһидуллин әзерләде.
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе: Б.К.Бакиров.
-
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе 25.02.2014

25 нче февраль көнне Арча педагогия көллиятендә “Ягез әле егетләр бәйгесе уздырылды.” Көллияттә укучы барлык егетләрдә нинди спорт төре белән шөгелләнүенә карап 5 командага бүленде.
“Аргамак”-җиңел атлетика
“Ак-Барс”-чаңгы,гир
“Арслан”-баскетбол,бокс
“Бөркет”-туризм,футбол
“Лачын”-Волейбол
-
ПРОТОКОЛ КОМАНДНЫХ РЕЗУЛЬТАТОВ КОНКУРСА «А НУ-КА, ПАРНИ!» 25.02.2014

-
Афган сугышына багышланган класс сәгате 17.02.2014

17 февральдә 2 курс «В» группасында 1979 нчы елның 25 декабреннән алып 1989 нчы елның 15 февраленә кадәр сузылган гаделсез Афган сугышына багышланган класс сәгате үткәрелде.
-
Чаңгычылар көне 16.02.2014

16 нчы февраль көнне Арча педагогия көллиятендә ил күләм чаңгычылар көненә багышланган ярышлар булып узды. Бу ярышларда студент кызлар да, егетләр дә кубрәк ара шуып узуда, көч сынаштылар. Кызлар арасында 24 км. ара узып, икенче курстан Кристина Лаврентьева җиңү яулады. Икенче урында Гөлгенә Гиззатова, өченче урында Алсу Мугизова (16 һәм 13,6 км).
-
Протокол результатов «Дня лыжника» в АПК среди преподавателей и кафедр 16.02.2014








