Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
01.04.2015

Безнең Апаз урта мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча төрле чаралар уза.
Яшь буынга “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!” дигән девиз астында патриотик тәрбия бирү – безнең бурыч. Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы икән? Сугыштан соң 70 ел вакыт үтсә дә, ветераннар күңелендә аның хатирәләре онытылмый. Ветераннар һәм сугыш чоры балалары белән очрашуларны дәвам иттек. 10 сыйныфларда кунакта тыл ветераны - Ибраһимов Әлтаф абый.
-
30.03.2015

Финалда II урын!
Профсоюз организацияләре арасында волейбол ярышлары төгәлләнде.Апаз урта мәктәбе ир-атлар командасы 2 урынга лаек булды. Молодцы!
-
28.03.2015

БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕН КАРШЫЛАП
-
26.03.2015

ВОЛЕЙБОЛ БУЕНЧА ЗОНА ЯРЫШЛАРЫ
Иске Чүриле мәктәбендә профсоюз оешмаларының ир-атлар командалары арасында уздырылган волейбол буенча ярышларда 5 команда катнашты. Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Апаз урта мәктәбе командасы яулады. Аларга финалда зур уңышлар теләп калабыз.
-
24.03.2015

Молодцы!
Женская сборная команда МБОУ "Апазовская СОШ" заняла 3 место по волейболу среди первичных профсоюзных организаций учреждений образования Арского района РТ. Желаем спортивных успехов!
-
23.03.2015

5-6 сыйныф укучылары Кырлайда Нәүрүз бәйрәмендә булдылар.
-
21.03.2015

Укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Бәйге “Сез кайсы халыктан? – дисәләр, Батырлар исемен атадым” дигән сүзләре белән исемләнгән иде. Укучылар ике телдә - рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Чыгыш ясаучы укучылар видеога төшереп алынды һәм республикакүләм бәйгегә дә җибәреләчәк.
-
20.03.2015

"70 еллыкка - 70 оя" акциясенә нәтиҗә ясалды.
Укучылар "70 еллыкка - 70 оя" акциясендә бик теләп катнаштылар.Сыерчык ояларының һәрберсе размерына туры китерелгән, зәвык белән эшләнгән иде. Шулай да 80 гә якын оя арасыннан 1 урынга 6 сыйныф укучысы Галәветдинов Илсаф ясаган сыерчык оясы лаек дип табылды. Ә калган оя хуҗалары беренче, икенче, өченче дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар.
-
19.03.2015 Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлангап, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар башланып китте.

6 сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Заһидуллин Марат абыйлары җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны - Абсолямов Михаил Ибраһим улы белән очрашу оештырдылар. Михаил абый укучыларга сугыш хатирәләрен сөйләде, теләкләрен җиткерде. Укучылар ветеранны игътибар белән тыңладылар,кызыксындырган сорауларын бирделәр, чыгышларын күрсәттеләр. Ә очрашу ахырында укучылар ветеранга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
-
18.03.2015 Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз! Һәр язны алар туган якларын сагынып кайталар.















