Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Бөек Җиңүнең яшь геройлары" 28.04.2022

Мәктәпнең "Яшь талантлар" театры республиканың "Юные герои Великой Победы" конкурсының мәктәп этабында Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен сәхнәләштерде.
-
День иммунизации 27.04.2022

23 апрельдән 30 апрельгә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә иммунизация атнасы уза. Анда Татарстан Республикасы да катнаша. Бу чараның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату.
Бүген тәрбия сәгатендә укучыларга прививкалар, аларның әһәмияте турында сөйләдек. В гепатиты, туберкулез , бума ютәл, полиомиелит, дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, кызамык, эпидемик паротит, кызылча, грипп турында тулы белешмә бирдек. Иммунизация ярдәмендә дөньяда йогышлы авырулардан үлүнең ел саен 3 млн.га кадәр очрагын булдырмый калу турында сөйләдек. Шуңа күрә укучыларыбызга прививкаларны вакытында ясатырга, курыкмаска кирәклеген аңлаттык. -
"Без Тукайлы халык..." 26.04.2022

26 апрельдә бөек шагыйребез, авылдашыбыз, Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь.
Бүген - Тукай туган көн! Халкын хөрмәт иткән, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм ул. Бүген без дә бөек шагыйребезне искә алдык. Г.Тукай һәйкәле янында шигъри-музыкаль монтаж куйдык, чәчәкләр салдык. Соңыннан шигырь бәйрәмен Г. Тукай музей-йортында дәвам иттек.. -
Безопасное колесо 25.04.2022

Бүген Арча шәһәрендә "Иминлек тәгәрмәче" ("Безопасное колесо") дип аталган чираттагы районкүләм конкурс үтте. Анда мәктәбебезнең 3-4 класс укучылары катнашты. Юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү, тормыш иминлеге нигезләре, велосипедта йөрү буенча көчләрен сынап карадылар. Бу чарада катнашу аларда тагы да күбрәк белергә омтылыш уятты.
-
День единых действий 24.04.2022

В нашей школе был проведен День единых действий в память о жертвах геноцида в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. Цель проведения Дня единых действий — сохранение исторической правды о преступлениях нацистов и их пособников в отношении мирных советских граждан в годы Великой Отечественной войны на оккупированной территории.
Ребята узнали о самых страшных преступлениях, которые совершались нацистами в годы Великой Отечественной войны против народов СССР, о том, что эти преступления не имеют срока давности. На уроке обучающиеся посмотрели видеофильм «Без срока давности». После просмотра видеофильма ребята выразили своё отношение к геноциду, к преступлениям, которые совершались против советского союза. -
Батырлык кыйммәтләре
24.04.2022
Нәрсә ул Ватан? Кайдан башлана ул? Укучыларда патротизм хисләре тәрбияләү максатыннан укучылар белән әңгәмә уздырдык. Безнең заман герое кем ул? Ә заманыбыз үзе нинди? Безнең тормышның мәгънәсе нәрсәдә? Һәр чор кешесе үзенә шундый сорау биреп карый торгандыр.
Бүгенге тәрбия сәгатен без ” Туган ил кайдан башлана?” дигән җыр белән башлап җибәрдек. Туган илебез турында тулы белешмә бирдек. Россия Федерациясе Герое Бернгард Алексей Борисович белән таныштырдык. Укучылар батырлык өчен кирәкле булган сыйфатларны санап чыктык. Үзебезнең авылыбыз өчен үзләреннән өлеш керткән кешеләрне барладык . Эчтәлекле презентация карадык. -
21 апрель - Җирле үзидарә көне 24.04.2022

21 апрель - Җирле үзидарә көне. Шул уңайдан мәктәбебезгә җирле үзидарә башлыгы Мөхәммәтгалиева А.Г., сәркатип Минһаҗева С.С. укучылар белән очрашуга килделәр. Альбина Газинуровна Утар-Аты җирле үзидарә тарихы, аның әһәмияте, эш юнәлешләре турында сөйләде. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга эчтәлекле, тулы җаваплар алдылар.
Әлеге һөнәр зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән без дә котлыйбыз. Авыр, шул ук вакытта җаваплы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез! -
Акция "Весенняя неделя добра" 24.04.2022

Бүген укучылар белән әдәбият кичәсе уздырдык. Габдулла Тукай шигырьләрен укып, фикер алыштык. Без Габдулла Тукайның шигырьләре белән таныш. Аларны укыган саен укыйсы килә. Тукаебызның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән үк белем алырга, эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга, табигатьне сакларга өнди.
-
100 лет Пионерии 24.04.2022

Пионер оешмасына быел 100 ел тула. Укучыларыбыз субботникта катнашты.
-
"Моңлы сазым" 24.04.2022

Казан арты музеенда Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль бәйгедә укучыларыбыз Бикчәнтәева Ч., Минһаҗева З. катнашты. Призлы урыннар яуладылар.













