Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
| Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
| E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
| Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Өмә" 24.04.2026

Өмә – безнең матур дөньяда яшәү, ачык һавада бергәләп аралашу теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысулы.
Тырма , себерке, капчык, перчатка һәм яхшы кәеф белән коралланып, балалар бакчасы , күл территориясен һәм юл кырыйларын тәртипкә китердек.
Үз хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысын өлешчә кертте. Чиста , каралган әйләнә - тирә күзне сөендерә. Мондый өмәләр вакытында бердәмлектә эшли белү, әйләнә-тирәбездәге табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаша. -
#ЭкоЯз2026 23.04.2026

Бүген, 23апрельдә, "Тамчыкай" уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Ризванов Амир әтисе белән бергә ЭкоЯз бәйгесенең "Табигать безнең кулларда" дигән 4нче атнага кушылдылар.
Ул әтисе белән алма агачы утыртты.
#ЭкоЯз2026 -
#ЭкоЯз2026 23.04.2026

-
#ЭкоЯз2026 23.04.2026

-
#ЭкоЯз2026 23.04.2026

23 апрель көнне безнең «Дуслар» зурлар төркемендә мавыктыргыч һәм файдалы чара узды — без үзебезнең төркемебездә нарат агачы утырттык. Әлеге чарада 25 бала катнашты.
Шөгылебез әңгәмәдән башланды. Без табигатьне саклауның ни өчен шулай мөһим булуы, агачларның ни өчен кирәклеге һәм аларның ничек үсүе турында фикер алыштык. Балалар кызыксынып үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
Аннары без практик өлешкә күчтек. Балалар тәрбияченең агачларның ничек дөрес утыртуы турында сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар.
Һәр бала кулларына перчаткалар киде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Без чүлмәкләргә туфрак тутырдык, аны тигезләдек.
Балалар чүлмәкнең уртасында үсентеләр өчен кечерәк кенә чокыр ясадылар.
Әзерләнгән чокырга без нарат үсентесе урнаштырдык.
Балалар агачка рәхәтләнеп су сиптеләр.
Хәзер төркемебездә кечкенә нарат үсентесе бар, без аны бергәләп караячакбыз һәм аның ничек үсүен күзәтәчәкбез. Аннан урамга күчереп утыртырбыз.
#ЭкоЯз2026 -
#ЭкоЯз2026 21.04.2026

''Дуслар'' зурлар төркемендә тәрбияләнүче Сафина Зилия ''ЭкоЯз'' - ''Табигать язмышы безнең кулларда'' конкурсында катнашалар. 21 апрель көнне алар әнисе белән бакчада җимеш агачлары утырттылар.
#ЭкоЯз2026 -
"Җир көне" 21.04.2026

Икенче кече яшьтэге «Йолдызчыклар» төркемендә Җир көненә багышланган тематик көн узды. Балаларда тирә-юньгә мәхәббәт һәм табигатьне саклау теләген арттыруны ,җирнең уртак йорт икәнлеген аңлатуны һәм табигатьне сакларга өйрәтергә һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт формалаштыруны төп максат итеп куйдык.
-
#ЭкоЯз026 20.04.2026

Бүген, 20 апрельдә, "Тамчыкай" уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Ибрагимова Софина әнисе белән бергә ЭкоЯз бәйгесенең "Табигать безнең кулларда" дигән 4нче атнага кушылдылар.
Ул әнисе белән агач куаклары утыртты.
#ЭкоЯз2026 -
#ЭкоЯз2026 20.04.2026

''Карлыгач'' кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Абдуллин Ирхан һәм Әминә ''ЭкоЯз'' - ''Табигать язмышы безнең кулларда'' конкурсында катнашалар. 20 апрель көнне алар әти-әниләренә бакчада җимеш агачлары утыртуда ярдәм иттеләр.
#ЭкоЯз2026 -
#ЭкоЯз2026 20.04.2026

Бүген, 20 апрельдә, "Йолдызчыклар" икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гибадуллин Ильдан ЭкоЯз бәйгесенең "Табигать язмышы безнең кулларда' дигән 4нче атнасына кушылды.
#ЭкоЯз2026


