Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
Год основания учреждения: | 2020 |
У нас учатся: | 150 |
У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Юл әлифбасы" 16.09.2024
Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.
Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Бакчада алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз. -
«Янгын сундеруче» 13.09.2024
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-игътибар бирергә кирәк булган мөһим мәсьәләләрнең берсе.
"Кошчыклар" ның икенче төркем кечкенә яшьтәге нәниләре «Янгын сундеруче»һөнәре белән таныштылар.Алар янгын сүндерүчеләрнең янгын вакытында аларны саклый торган махсус киемнәре барлыгын белделәр. Ул янмый торган махсус тукымадан эшләнгән. Башларында корыч каска, аякларында нык һәм уңайлы итекләр.
Мондый шөгыльләр балаларда һөнәргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уята, бәләкәй балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә генә түгел, бәлки аларга янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яхшырак аңларга да ярдәм итә. -
"Көзге агач" 12.09.2024
Бүген кече төркемдә көзге агач темасына аппликация ясадылар. Балаларга бик ошады.
-
"Выставка книжек-малышек “Яраткан әкиятем” 11.09.2024
Китап безгә дус та, ярдәмче дә,
Кирәк чакта киң эш бируче,
Аның белэн җиңел юл утәргә,
Һәр кешегә тия өлеше.
Яхшы китаптан башка тормышны күз алдына китерүе кыен. Әти-әниләр бакчага үз куллары белән ясаган китаплар бүләк иттеләр. 11 нче сентябрь көнне «Яраткан әкиятем» китап күргәзмәсе оештырылды. -
"Саф һавада йөрү файдалы" 04.09.2024
Балалар бакчасында көн тәртибендә һәркөнне саф һавада йөрү каралган.Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада йөрү файдалы.Урамда балалар табигатьне күзәтәләр, сезонлы үзгәрешләрне күрәләр.Балаларның күзаллавы усә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар. Саф һавада йөрү баланың физик, аң үсешенә зур йогынты ясый.
-
"Белем көне" 02.09.2024
Безнең балалар бакчасында "Белем көне" билгеләп үтелде. Бу көнне барлык укучылар да мәктәпкә бара. Безнең балалар бакчасында, традиция буенча, "Белем көненә" багышланган чаралар булып узды. Балалар тормышында яңа этап башлана: кызыклы шөгыльләр, әңгәмәләр үткәрелә. Алар әйләнә-тирә дөньяны яхшырак танып белергә, ниндидер яңалык алырга, үз мәнфәгатьләрен билгеләргә өйрәнәләр.
Безнең балалар бакчасында яңа уку елы менә шулай күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә башланды.
Без барлык ата-аналарны, балаларны, педагогларны шушы бәйрәм белән котлыйбыз!
Ул мавыктыргыч, кызыклы булсын һәм яңа белемнәр, ачышлар китерсен! -
“Без проектны башлыйбыз” 02.09.2024
Бүген икенче кечкенәләр “Карлыгачлар” төркеме балалары белән “Әкиятләр аша - туган телгә” проектын башлап җибәрдек. Проектның максаты – кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм һәм театральләштерелгән эшчәнлеге ярдәмендә туган телне саклау һәм популярлаштыру. -
"Татарстан – үз илебез" 29.08.2024
30 нчы август Татарстан Республикасы көне уңаеннан балалар бакчасында балалар белән дәүләт символикалары, башкалабыз, туган җиребез турында әңгәмә үткәрдек, төрле өстәл уеннары уйнадык, пластилин ярдәмендә Татарстан флагы ясадык. Балалар эшне бик җаваплы башкардылар.
Татарстан – үз илебез.
Безнең газиз җиребез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең гүзәл гөлебез.
Татарстан – үз илебез,
Безнең якты өебез. -
"Котлыйбыз" 26.08.2024
Бүген Арча шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.Утырыш барышында 2023-2024 нче уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды hәм киләчәккә яңа планнар корылды.Ахырдан алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып узды.Безнең балалар бакчасыннан инглиз теле тәрбиячесе Аглиуллина Алсинә Рафис кызы мәгариф идарэсенен мактау грамотасына лаек булды. Шулай ук, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына зур өлешен, күпъеллык намуслы хезмәтен керткән тәрбиячебез- Сәйфуллина Ландыш Равил кызын Татарстан Республикасының мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз hәм киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Петушок- золотой гребешок" 23.08.2024
Мы построим дом-дом,
Кто же будет жить в нем?
Будет жить петух там-
Кукарекать по утрам…
Ку-ка-ре-куууу