Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан,Арский район, город Арск, улица Баки Урманче, дом.20 |
| Телефон: | +7(843)-663-93-44 |
| E-Mail: | ds7.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г.Арск» |
| Руководитель: | Суляйманова Лиана Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Детство» г. Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Без, без, без идек" 15.06.2021

Балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итәбез: туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбиялибез.
-
Россия көне/ День России 11.06.2021

1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый/В преддверии Дня России в детском саду прошёл праздник, в ходе которого с детьми были организованы игры по формированию представлений о государственной символике страны,по воспитанию гуманной,духовно- нравственной личности,достойных будущих граждан России,патриотов Отечества.
-
Котлыйбыз! 10.06.2021

-
"Юл билгеләре иленә сәяхәт" 08.06.2021

"Юл фәне әлифба"сының
Һәр билгесен ятла син.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Беркайчан онытма син! -
Бөтендөнья табигатьне саклау көне 04.06.2021

Бүген уртанчы төркем балалары табигатьтә үз үзеңне ничек тотарга, аны сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Балалар шул темага багышланган альбомнар, рәсемнәр карадылар, уеннар уйнадылар. Ахырдан сәнгать эшчәнлеге аша "Табигатьне сакла!"-дигән рәсемнәр ясадылар.
И, күңелле бергә безгә,Табигать кочагында.
Менә шуны истә тотуКирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычыратмагыз,
Пыяла-чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать-ул безнең әни,
Табигатьне саклагыз!!!
-
Саф һавада уеннар 03.06.2021

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша.
-
Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2021

Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
-
Безнең уңышлар 31.05.2021

-
Безнең уңышлар 31.05.2021

-
Әрәпә җыю 27.05.2021

Әрәпә җыю – халкыбызның гасырлардан килгән матур, мәгьнәле зур бәйрәмедер. Бу йола Сабантуй чакыруы, аңа төп хәзерлек булып тора.
Бәйрәмгә әрәпә җыярга
Кузгалдык әле бергә.
Бүләкләрнең иң затлысы –
Сабантуй батырына.
Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез! Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу–әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә сезнең дә өлешегез керде, дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте, йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен. Колгага эленгән сөлге-яулыклар әләм сыман җилферди, күңелләрне җилкендерә, бәйрәмгә чакыра.


