Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Конкурс «Эмблема Школы» 21.10.2023

Добрый день, уважаемые ученики и уважаемые учителя!
Сегодня мы рады объявить о запуске школьного конкурса «Эмблема Школы». Главная цель этого конкурса - создать уникальную эмблему, которая будет отражать нашу школу и использоваться в нашем фирменном стиле. Мы приглашаем подавать заявки как индивидуально, так и от имени вашего класса.
Эмблема должна иметь круглую форму, и мы просим вас обратить внимание, что ограничение по количеству цветов - один из способов сделать ее лаконичной и запоминающейся.
Для мотивации участников у нас готовы замечательные призы для победителей этого конкурса!
Если вы готовы принять участие и внести свой вклад в создание эмблемы нашей школы, просим вас подать заявку по ссылке: https://конкурсы.рф/contests/6Qv7Lw Работы принимаются до 25 октября 2023 г.
Давайте вместе сделаем нашу школу еще более уникальной и запоминающейся. Удачи всем участникам! -
"Табышмак әйтәм-жавабын тап" уен-викторина 21.10.2023

"Туган тел сагында" акциясе кысаларында Иске Иябаш башлангыч мәктәбе укучылары "Табышмак әйтәм-жавабын тап" уен-викторина үткәрделәр. Зирәклектә, тапкырлыкта көчләрен сынаштылар, үзләре дә матур табышмаклар уйлап чыгардылар.
-
Дәрес-викторина 20.10.2023

"Туган телем сагында" акциясенә кушылып, бүген мәктәбебездә озайтылган көн группасы җитәкчесе Закирова Гөлгенә һәм китапханәче Мифтахутдинова Фирдания "И туган тел, и матур тел" дип аталган дәрес-викторина уздырдылар. Викторина барышында укучылар "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасына бүленеп, тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтүдә үзара көч сынаштылар.
-
Арча агросәнәгать һөнәри көллияте белән Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе арасында үзара килешүгә кул куелды 20.10.2023

Бүген мәктәбебездә тарихи вакыйга булды.Бу эшлекле чарада Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсур улы, Мәшгульлек үзәге директоры Гөлфия Мансур кызы, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте директоры Зөлфәт Миннефар улы катнашты. Агрокласс укучылары белән уздырылган мастер- класстан соң Арча агросәнәгать һөнәри көллияте белән Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе арасында үзара килешүгә кул куелды.
-
Очрашу 20.10.2023

Районыбызда авыл хуҗалыгы белгечләрен югары дәрәҗәдә әзерләүче Арча агросәнәгать көллияте турында белмәгән кеше юктыр. Бүген мәктәбебездә Арча агросәнәгать һөнәри көллияте директоры Зөлфәт Миннефар улы һәм студентлар 9 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар.Көллият турында искиткеч бай мәгьлүмат белән Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы үзе таныштырды. Студентлар да, бик матур итеп, үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Котлыйбыз! 20.10.2023

Бүген – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен - хөрмәтле пешекчеләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
-
Равил Фәйзуллин иҗаты 19.10.2023

"Туган телем сагында" акциясе уңаеннан Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган класс сәгате уздырылды.Укучылар язучының иҗаты белән таныштылар, туган телгә багышлап язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
-
18.10.2023

Бөтендөнья буенча үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясендә Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбеннән барлыгы 111 укучы һәм хезмәткәр катнашты. Бүгенге көндә, диктантларны тикшереп, билгеләрен сайтка кую бара.
-
Тел - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. 18.10.2023

Тел-кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул- тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә "Туган телем сагында" - дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
-
17.10.2023

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын бу уку елында 10 укучы тапшырыр дип көтелә.Һәр сишәмбе укучылар өчен имтиханга әзерлек уза.













