Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 371 ( 372 ) 373 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
“Йолдызлар аллеясе”ндә 23.06.2015

23 июнь көне район тарихына кабатланмас мизгелләре белән кереп калачак. Бу көнне Арчаның “Йолдызлар аллеясе”ндә тагын ике йолдыз пәйда булды. Тантанада укуда алдыныгы булулары белән беррәттән, районның мәдәни, спорт,иҗади тормышында актив катнашып уңышлар яулаган 33 укучы–медаль ияләре катнашты. Район күләмендә тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризөм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, Арчаның 1 нче мәктәбе директоры Эльмира Сафина тарафыннан котлау ишетеп, рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре алу күңелләрендә уелып калыр. БДИ үткәндә калды, офыкта хыяллар, өметләр көтә. Һәм аларны — 4–6 елдан югары белем алып кайткан белгечләрне район көтә. Кичә ахырында күңелдәге яшерен теләкләрне күккә ашырырга дип куллардагы шарлар һавага күтәрелде. Кичә генә алар укучылар иде, ә бүген мәктәп белән саубуллашалар.
-
Чәчәкләр – тормыш яме! 16.06.2015

Чәчәкләр – тормыш яме. Әйе, шулай икәнен хезмәт лагеры һәм мәктәп яны тәҗрибә участогына йөрүче укучылар яхшы аңлый. Бу көннәрдә алар көче белән мәктәп тирәсендәге чәчәклекләрдә күп эш башкарылды. Үсентеләрне күчереп утырту төгәлләнде. Алар яхшы үсеп китсен өчен, көн дә су сибәләр.
Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр-
Лаләләр, сөмбелләр, нәркисләр,
Никадәр гүзәллек,нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
-
Дару үләннәре җыяр чак 16.06.2015

Июнь – дару үләннәре җыярга иң кулай айларның берсе.Табигать хәзинәсе булган дару үләннәре кеше организмы өчен генә түгел, терлекләргә дә файдалы, шуңа да ветеринариядә киң кулланыла. Кышкы салкыннарда алардан әзерләнгән төнәтмәләр организмны ныгыта, төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
-
Үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк була! 15.06.2015

Хезмәт – куәтле тәрбия көче. Ул балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә һәм аңа бәйле һөнәрләргә кызыксыну да уята. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар тырышып эшлиләр. Су сибеп, чупләрен утап, төпләрен йомшартып торганда, яшелчәләр дә яхшырак усәләр. Кәбестәләр матур гына үсеп киттеләр. Үзебезгә кышка витаминлы азык үстерәбез дип, укучыларыбыз куанып эшлиләр. Юкка гына халыкта “Үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк була” димиләр.
-
“Изгелек эшлә- игелек күр” 15.06.2015

“Изгелек эшлә - игелек күр” девизы астында балалар ялгыз әби-бабаларыбызның өйләренә бардылар. Өлкәннәребез изге теләкләрен теләп, рәхмәт әйтеп калдылар.
-
Дару үләннәре җыю 14.06.2015

Һәр елны балалар лагерьда дару үләннәре җыялар.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында... 13.06.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли! Бүген укытучылар коллективы белән бакча территориясен тәртипкә китереп, бәрәңге чүбен утадык.
-
Район музейларына экскурсия 13.06.2015

Балалар Иске Кишет авылында яңа ачылган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда булдылар. Анда героебызның шәхси әйберләре һәм сугыштан калган экспонатлар куелган.
-
“Государственные символы России” 12.06.2015

12 июня наша страна отмечает важный государственный праздник – День России, или же День принятия Декларации о государственном суверенитете России, как именовался этот праздник до 2002 года. Это один из самых «молодых» государственных праздников в стране.
-
Звенолар арасында футбол ярышы. 11.06.2015

Лагерьда балалар бик теләп спорт ярышларында катнашалар. Бигрәк тә футболлны якын итәләр.













