Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 311 ( 312 ) 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Очистка территории памятника 02.05.2017

Сегодня ученики очистили территорию памятника павшим в годы Великой Отечественной Войны в селе Новый Кырлай и Новый Яваш. Ребята не пожалели своего времени для такого благого дела. «Очистить мемориал в преддверии Дня победы – это просто необходимо», - считают ребята.
-
1 мая - Праздник Весны и Труда 01.05.2017

1 Мая – это праздник настоящих тружеников, всех тех, кто своим ежедневным трудом создает будущее нашей страны. Он традиционно проходит под лозунгом «Мир! Труд! Май!», который и сегодня сохраняет актуальность. Мир, труд, уважение друг к другу – над этими ценностями не властно время. Труд объединяет людей разных поколений и взглядов. Каждый житель города своим трудом, стремлением к лучшим переменам создает основу для позитивных перемен, созвучных требованиям времени. Сегодня мы отдаем дань уважения и признания лучшим труженикам, ветеранам труда и представителям молодого поколения, от инициативы и упорного труда которых зависит будущее благополучие нашего общества. Пусть труд каждого будет востребован и оценен по достоинству, приносит радость и благополучие! Пусть эти весенние дни наполнятся светом и счастьем, дадут новый заряд бодрости и оптимизма! Пусть ясным будет небо, мирным и плодотворным труд! Желаем вам мира, добра и тепла!
-
Шәхси почта!
30.04.2017
Зарипова Миләүшә Рафис кызының шәхси почтасы zaripova-mil1967@mail.ru
-
Халыкара бию көне 29.04.2017

29 апрель - Халыкара бию көне. Шушы көн уңаеннан мәктәбебездә бию конкурсы булып узды, 1-8 класс укучылары үзләренең төрле биюләрен тәкъдим иттеләр. Халыкара бию көненә нигез 1982 нче елда ЮНЕСКОның Халыкара бию советы белән салынган. Ә менә көне хореограф, педагог, балет артисты П.А. Гусев тарафыннан тәкъдим ителгән. Бу көн 29 нчы апрельдә балетның реформаторы, теоретигы, француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерре туу белән бәйле. Жан-Жорж Новеррены «заманча балетның атасы» дип йөртәләр. Бәйрәмнең идеясе нидән гыйбарәт? Бу көнгә нигез салучылар Халыкара бию көне биюнең бөтен төрләрен берләштерүне, сәнгатьнең әлеге төрен олылауны, биюнең сәяси, икътисадый, милләтара кысаларны узып, кешеләрне дуслык, мәхәббәт, тынычлык юлына бастыруын һәм бер телдә — бию телендә аралашуын күздә тоткан. Алар максатларына ирешкән дә. Бию, чыннан да, бер тел кебек.
-
Субботник 29.04.2017

Учащимися и сотрудниками нашей школы была очищена территория школы. Субботники важны в плане эстетического воспитания. Во время уборки школы у школьников формируется ответственное отношение к окружающей нас природе, а также присутствует элемент коллективной работы. Порядок должен быть как в человеке, так и вокруг него, поэтому субботники просто необходимы.
-
Яшь юл инспекторлары ярышты 29.04.2017

Бүген Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе базасында “Без куркынычсыз юл яклы” дигән девиз астында яшь юл инспекторларының велосипед ярышы узды. Ярышларда безнең мәктәпнең 4 класс укучылары: Ваккасова З., Закиров И., Мостафина М., Сабиров А. лар катнашты. Алар мәктәпнен данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә аларның зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә өмә 28.04.2017

Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә мәктәп яны территориясен җыештыру эшләре башкарылды. Укучылар барысы да бик актив булдылар.
-
Тукай һәрбер гаиләдә 28.04.2017

Тукай айлыгы кысаларында мәктәбебездә күп кенә әдәби, тәрбияви чаралар, бәйгеләр оештырылды. Бүген дә 1 класста "Тукай һәрбер гаиләдә" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үтте. Әлеге чарада әниләр дә, Г.Тукай әкиятләрен искә төшереп, интеллектуаль уенда катнашып утырдылар. Һәр гаилә кече яшьтән үк Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре аркылы укучыларда хезмәт тәрбиясе, табигатькә сакчыл караш, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияли алуга ирешергә мөмкин икәнлегенә тагын беркат инандылар.
-
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме 27.04.2017

27 апрельдә авылыбызда Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, дәүләт премиясе лауреатлары, язучылар, галимнәр, артистлар, яшь әдәби талантлар чыгыш ясады. Укучыларыбыз Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар; Сәгъди ага йортында шигырь бәйрәмендә катнашып, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
-
Тукае булган халык бәхетле! 26.04.2017

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды. Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Горурланып һәм хөрмәтләп, аны “безнең Тукай” дип атый алабыз. Бу көн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәпләрдә оештырылган Тукай айлыгына нәтиҗәләр ясау көне дә.Тукай айлыгы кысаларында оештырылган чараларның максаты – татар телен, Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру, туган телгә ихтирамлы караш тәрбияләү. Безнең мәктәптә дә Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан төрле чаралар, бәйгеләр уздырылды. Һәм укучыларның атналык эшләргә нәтиҗә ясау линейкасында оештырылган чараларга нәтиҗә ясалды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы Татарстанның, күп милләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу белән тәбрик итте.














