Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Л.Н Толстойның 190 еллыгына багышланган I мәктәпкүләм укучылар конференциясе. 27.02.2018

Бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына быел 190 ел, аның иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; сәләтле укучыларны таныту, осталыкларын үстерү максатыннан мәктәптә укучылар конференциясе булып узды. Фәнни эшләрен яклау белән беррәттән, укучылар үзләре язган әсәрләр белән дә катнашты. Рус шагыйрьләре сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарып, Галимҗанова А. һәм Минҗанова Ф. чын бәйрәм рухы тудырдылар.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел! 26.02.2018

Телгә хөрмәт һәм олы ихтирам хисләре гаиләдән башланса, кече мәктәп яшендә бу кызыксыну чын омтылышка әйләнә. Татар телендә белем алучы балага русча фикер йөртү, хатасыз язарга өйрәнү өчен бик күп тырышлык куярга, күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк. "Рус теленең яшь белгечләре" бәйгесе 1-3 нче сыйныфлар арасында оештырылды. Жюри әгъзалары - укучыларның сыйныф җитәкчеләре гадел булырга тырыштылар. Кызык сораулар, рус теленең фонетикасы, грамматикасы, синтаксисы буенча төзелгән биремнәр бер-бер артлы эшләнеп, укучыларны ике командага туплады, берләштерде. Нәтиҗәдә "Падежлар" һәм "Знайкалар" командалары бертигез очко җыеп, бәйгедә дуслык җиңде!
-
Имтиханнарга җитди карыйк! 24.02.2018

11 нче сыйныф укучыларының рус теленнән белемнәрен сынау һәм иң югары балл җыючыны билгеләү максатыннан 24 нче февраль көнне мәктәптә имтихан үткәрелде. Укучылар ай саен күрсәткечләрен арттырырга тырыша, өстәмә материалдан , Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан иркен файдалана, консультацияләргә теләп йөри, аларга уңышлар телибез!
-
Неделя продолжается... 22.02.2018 В МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ» продолжается неделя английского языка. Сегодня учитель английского языка Рахимова Р.И. провела в 6 классе внеклассное мероприятие «Holidays ». Конкурс посвящался британским и русским праздникам. Ребята угадали загадки, рассказали о любимых праздниках, читали тексты и нашли необходимую информацию, разукрасили ёлки, «нарядив» согласно английским традициям и обычаям, искали пасхальные яйца, рисовали символ Хэллоуина – Фонарь Джека, написали свой синквейн на тему «Праздники».

-
Әдәби әсәрләргә иллюстрация 22.02.2018 Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләренә кызыксыну,ихтирам булдыру максатыннан мәктәп күләмендә 1-6 нчы сыйныф укучылары арасында иллюстрацияләр конкурсы уздырыла. Иҗади эшнең камиллеге, матурлыгы башкаручының осталыгына, зәвыгына, нечкә сиземләү сәләтенә, күңел җылысын салуына бәйле: табигать күренешләрен, кешенең йөз-кыяфәтен,эш-хәрәкәтен, хис-тойгыларын, рухи дөньясын сурәтләү укучыларның күңел дөньясын баетыр, матур әсәрләргә омтылыш тудырыр дип ышанабыз.

-
Интернет-олимпиада 21.02.2018 Рус теле атналыгы кысаларында 1-9 нчы сыйныф укучылары интернет-олимпиадада теләп катнаша: белемнәрне сынау белән беррәттән, биредә логик фикерләү, зиһен, укучының фән белән ни дәрәҗәдә кызыксынуы да тикшерелә. Әлегә нәтиҗәләр түбәндәгечә: 2 сыйныф - Хадиева Л.,Гаалимҗанов И., Исмагилова А., Галимуллина Л., Сунгатуллин Д. , Файзрахманова З. - 1 нче урын, 4 сыйныф - Ваккасов Х. - 2 нче урын, 9 сыйныф - Барива Р., Шакирова Ф.- 2 нче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!

-
Хәрби-париотик айлык дәвам итә. 21.02.2018 Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә кичә һәм бүген 5-11 класслар арасында стройда атлап йөрү һәм җырлау смотры узды. Һәр класс бик тырышып чыгыш ясады. Соңыннан ир егетләребез арасында "Ягез әле, егетләр" конкурсы булды.Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылачак.

-
Туган тел көне 21.02.2018 Төрле даталарны Г.Тукай музеенда билгеләп үтү Яңа Кырлай мәктәбендә бер традициягә әйләнгән. Быел да “Туган тел көне” сөекле шагыйребез музеенда үтте. Музей хезмәткәрләре һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм бик тә кызыклы булды.

-
Рус теленнән сынау имтиханы 20.02.2018 Бүген 9нчы сыйныф укучылары рус теленнән сынау имтиханында тагы бер кат белемнәрен барладылар. Даими әзерләнеп, өстәмә материаллардан файдаланып, үз өстеңдә даими эшләп кенэ югары нәтиҗәләргә ирешеп була.

-
Берегите наш язык, наш прекрасный русский язык, этот клад, это достояние, переданное нам нашими предшественниками… 20.02.2018

Дорогие ребята! Все вы знаете, как велика роль русского языка в современном обществе. А хорошо ли вы знаете русский язык и литературу? Заботитесь ли вы о чистоте русского языка? Приглашаем вас узнать много нового и интересного, а заодно проверить свои знания. Неделя русского языка и литературы пройдет в нашей школе с 19 февраля по 2 марта 2018 года.













