Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
- Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн 30.06.2018 Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн 30 июнь көнне”,“Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Башкортстан, Мари-Эль республикаларыннан, Киров, Оренбург өлкәсеннән, 12-17 яшьлек 200 гә якын яшүсмер катнаша. Чатырлы ял аланы бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 1 июль сәгать 5 кә билгеләнде. Балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде.Эшләрне тикшереп анализлап чыканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ия булдык: балаларның Г.Тукайның иҗатын,тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икәнлеге исбатланды. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайнын тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән.Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла. Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; ММЧ; мәдәният һәм сәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә. Чатырлы ял аланын ябу тантанасы 5 июль көнне узачак.
-
Балалар сабантуе күңелле узды 09.06.2018 Бүген Арча үзәк стадионында "Бәхетле балачак" дип исемләнгән балалар сабантуе булды. Сабантуйга курше Әтнә районыннан да балалар килгән иде.Сабантуйда төрле уеннар,җыр-бию, көрәш булды. Балалар чыннан да бәхетле иде бүген.Көн салкынча булса да барлык бәйрәмдә катнашучыларның күңелләре күтәренке иде. Төрле уеннарда катнашып безнең мәктәп укучылары да призлы урыннарга лаек булдылар.9 клас укучысы Гайфуллин Р. гер күтәрү һәм армспорт буенча берәүне дә уздырмады.8 класс укучысы Рахимова Д. гер күтәрү буенча 2 урын, 7 класс укучысы Фәхриева З. гер күтәрү буенча 2 урнныарны алдылар. 5 класс укучысы Миннахметов И. әтәч тотты. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Балаларны яклау көненә карата 26.05.2018

Бүген Балаларны яклау көненә карата ТИН укытучысы Хабриев Ш.С. укучыларга мәктәпкүләм зур бәйрәм ясады.8 станциядән торган "каршылыклар полосасы" укучылар өчен кызык та, мавыктыргыч та булды. Алар тырыша-тырыша көч сынаштылар, баудан узел бәйләделәр,противогаз киеп тә шуыштылар, граната да аттылар, беренче ярдәм дә күрсәттеләр, сазлык аша да чыктылар. Укучыларга бәйрәм бик ошады.
-
Укучылар походка чыкты 25.05.2018 25 май көнне мәктәп укучылары класс җитәкчеләре һәм әти-әниләр белән берлектә табигатькә ял итәргә чыктылар. Төрле спорт уеннары уйнадылар,төрле ярышларда катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

-
Буген мэктэптэ Сонгы кынгырау бэйрэме узды 24.05.2018

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
24 нче май көнне 11 нче сыйныфта укучы 5 укучы һәм 9 нчы сыйныфта укучы кайбер укучылар өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 11, 9 сыйныф укучыларын мәктәп директоры, ветераннар советы рәисе, Г.Тукай әдәби мемориаль музее директоры, 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Соңгы кыңгырау яңгырый бүген Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы, Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел, сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл! Хәерле юл, сезгә, укучылар!
-
Сәнгать мәктәбендә укучылар зачет бирде. 21.05.2018 Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбенең филиалында укучы балалар баян, вокал, клавишлы синтезатор буенча зачет бирделәр.

-
Көрәш 20.05.2018 Бүген «АК БАРС АГРО» җитәкчесе Ш.И.Сәләхов призына үткәрелгән район беренчелеге көрәш турнирында укучыларыбыз актив катнаштылар. 4 нче класс укучысы Загидуллин Риналь ярышларда II урын яулады һәм дипломга, акчалата бүләккә лаек булды.Ринальгә киләчәктә уңышлар телибез!

-
Музейлар төне 19.05.2018

Яңа Кырлай мәктәбе укучылары Г. Тукай музеенда үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмыйлар, актив катнашалар. 19 май көнне уздырылган “Музейлар төне”нә укучылар бик теләп килделәр. Аларны музей хезмәткәрләре яңа күргәзмәләр белән таныштырдылар. Шулай ук укучыларыбыз сынлы сәнгать буенча үткәрелгән мастер-классларны да бик ошаттылар.
-
Җиңел атлетика буенча ярыш 17.05.2018

17 май көнне Арча районы мәктәпләре профсоюз оешмаларының җиңел атлетика буенча ярышлары булып узды. Яңа Кырлай мәктәбе командасы әлеге ярышта бик яхшы чыгыш ясады. Үз дистанциясендә инглиз теле укытучысы Рахимова Р.И. 100 метрлы дистанциядә 1 урынны яулады. Рәмзия Исмагиловнаны уңышы белән котлыйбыз!
-
"Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте"нә рәхим итегез! 16.05.2018 Бүген 9 нчы сыйныфта укучылар һәм ата-аналар катнашында җыелыш булып узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: укучыларның 4 нче чирек билгеләренә күзәтү ясау, имтиханнарга әзерлекнең торышы, аңа таләпләр, язгы - җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, "Соңгы кыңгырау бәйрәме"н тиешле дәрәҗәдә уздыру, яңа уку елына укучы формасына таләпләр. Җыелышта "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте"ннән дә кунаклар бар иде, алар көллияткә укырга керү тәртибе, биредәге укыту- тәрбия эшчәнлеге белән таныштырып, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучылар, иң мөһиме, сезгә имтиханнарда уңышлар телибез!














