Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Бер экспонат тарихы 21.01.2020

Бүген Г.Тукай әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре 5 класс укучыларына "Бер экспонат тарихы" дип аталган музей дәресе уздырдылар. Алар борынгы заман яктырткычлары- чыра, шәм, керосин лампасы турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, аларны яндырып та күрсәттеләр. Укучыларга бик ошады.
-
Түгәрәк өстәл 20.01.2020

Бүген 9 класс укучылары, ата-аналар, укытучылар коллективы катнашында имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
-
"Искиткеч әйдаман-2020" конкурсы 18.01.2020

Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Минзина А. "Искиткеч әйдаман-2020" республикакуләм конкурсының район этабында катнашып "Иң яхшы эрудит" номинациясендә жиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Нәниләребез мәктәп китапханәсендә кунакта 17.01.2020

Буген Яңа Кырлай балалар бакчасына йөруче нәниләребез мәктәп китапханэсендә кунакта булдылар. Китапханәче Мифтахетдинова Ф.А. аларга китаплар турында, аларны ничек тотарга һәм сакларга икэнен сөйләде.
-
Кышкы уеннар 16.01.2020

Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә узган "Кышкы уеннар" чарасында балалар бик куңелле ял иттеләр, уеннарда актив катнаштылар, осталыкларын курсәттеләр.
-
Авыл китапханәсендә кунакта 16.01.2020

Бүген озайтылган көн төркеме балалары авыл китапханәсенә керделәр. Әдәби уку өчен төрле китаплар укыдылар һәм өйдә укыр өчен дә китаплар алдылар.
-
Кышлаучы кошларга ярдәм итик! 15.01.2020

Бүген мәктәбебездә Бөтенроссия кышлаучы кошлар көненә багышланган "Кышлаучы кошларга ярдәм итик" дигән темага башлангыч классларда класстан тыш чара уздырылды. Чарада "Ашыт" дәуләт тыюлыгы, ТР экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
-
Мәктәпне бизәүдә без алдынгылар рәтендә 14.01.2020

Мәктәбебез территорияне кар сыннары белэн бизәудә район буенча 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Кар сыннарын ясауда көче кергән барлык укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Шугалакта сабантуй 11.01.2020

"Шугалакта сабантуй"кичәсендә узган ярышларда мәктәбебез укучылары актив катнаштылар,алдынгы урыннарны яуладылар.Кичәне авыл җирлеге оешмалары,әти-әниләр оештырды.Тирә-якта матур җырлар яңгырады,Яңа елның олы кунаклары- Кыш бабай белән Кар кызы . изге теләкләрен җиткерделәр.Җигуле атлар ,төрле спорт ярышлары,кайнар чәй,плов -болар барысы да кичәне җанландырып җибәрделәр.
-
Укытучылар фикер алыша 09.01.2020

Бүген мәктәптә «Белем һәм тәрбия бирүдә системалы-эшчәнлекле юнәлешне тормышка ашыру нигезендә укыту-тәрбия эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү»дигән тема астында педагогик совет булды.Укытучылар коллективы беренче яртыеллыктагы эшчәнлеккә анализ ясадылар,өченче чиреккә белем сыйфатын яхшырту өчен смарт максатлар куйдылар.














