Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Туган телем - иркә гөлем" 19.02.2022 " Туган тел" атналыгы уңаеннан, туган телгә мәхәббәт, милләтебезнең данлыклы шәхесләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметгалиева Э.А. Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чара үткәрде.Кичәдә укучылар туган тел турында мәкальләр искә төшерелделәр, сөекле Тукаебыз һәм Арча ягы язучылары турында сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр.Чарага куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

-
"Җәлилне укыйбыз" флешмобына укучыларыбыз да кушылды 16.02.2022

Арча муниципаль районы белем бирү үчреждениеләренең укучылары һәм тәрбияләнүчеләре арасында Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча флешмоб игълан ителә. Муса Җәлилнең "Куян" шигырен 1 класс укучысы Һадиева Алия укый.
-
Китапханәдә еш булалар 16.02.2022 Укучылар газета-журналларның яңа саннарын көтеп алалар.

-
"Арча йолдызылары" эстрада сәнгатенең бәйге-фестивале. 16.02.2022 Укучыбыз Исмәгыйлова Әдилә "Арча йолдызлары" район эстрада сәнгатенең бәйге-фестивалендә чыгыш ясады. Аңа алга таба зур уңышлар телибез. Җитәкчесе Шарафетдинова Г.Н.

-
Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә 16.02.2022 Бүген мәктәбебез укучылары Яңа Кырлай авылы модель китапханәсендә булдылар. Китапханәче Найлә Наил кызы аларны районыбыздан чыккан язучылар һәм аларның туган телебездә язган матур шигырьләре белән таныштырды.Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

-
Классные часы 15.02.2022 В 5-11 классах были проведены Мифтахова классные часы, посвященные выводу советских войск из Афганистана.

-
“Әфган сугышы: исәннәр хәтере". Диалог с героем боевых действий. 15.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 15 февраль көнне Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән берлектә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 33 ел уңаеннан үткәрелгән “Әфган сугышы: исәннәр хәтере" дип аталган чара үтте. Укучылар белән очрашуга авылдашларыбыз – “әфган егете” Кавиев Фердинат Дәүләт улы килде. Чара барышында музей хезмәткәре Сафиуллина Гөлшат Мәсхут кызы Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә бер ачык мисал булып торды. Без бүген инде Әфганстан мисалында сәяси проблемаларны көч кулланып хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен, анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Сугышчан бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләргә исән-сау булып, тыныч тормышта да сынатмаска, вакыйгаларның алгы сызыгында атларга, һәрвакытта да бөркет кебек горур калырга насыйп булсын!
Встреча с афганцем Кавиевым Фердинантом Давлетовичем
-
Муса Җәлилнең тууына 116 ел 15.02.2022 Бүген классларда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган класс сәгатьләре узды.

-
Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел 15.02.2022 Татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Шул уңайдан китапханәче Мифтахутдинова Фирдания Ансар кызы башлангыч сыйныфлар өчен "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә", - дип аталган тәрбия сәгате уздырды. Арча муниципаль районы белем бирү үчреждениеләренең укучылары һәм тәрбияләнүчеләре арасында Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча флешмоб игълан ителә.

-
15 нче февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көн 15.02.2022

Бүген,15 нче февраль,совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 33 ел уңаеннан 5,7 классларда “Вакыт Сезне сайлады” дип аталган тәрбия сәгате үтте. Чара барышында укытучылары Шакирова И.М. Әфган сугышы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Укучылар да Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаган,бу сугышта батырлык күрсәткән егетләр турында сөйләделәр.Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләде. Әлеге сугышта хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә лаек.













