Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Күңелле очрашу 19.04.2022 Бүген 5-6 класс укучылары "Каурый каләм" берләшмәсенә йөрүче шагыйрьләр һәм язучылар белән очраштылар. Кичә бик тә эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды.

-
"Сакла" интерактив сайты һәр балага кирәк! 19.04.2022 6 нчы сыйныф укучылары бүген "Сакла" интерактив сайтында эшләделәр: юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, ребуслар чиштеләр, караокега кушылып, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр, видеолар карап, нәтиҗәләр ясадылар. "Сакла" - юлда йөрүчеләр өчен файдалы, иҗади сәләтләрен үстерергә теләүчеләргә кирәкле сайт!

-
Дәрестән тыш эшчәнлек 18.04.2022 Күңел җылысын биреп эшләгән эш рәхәтлек бирә. 1 класс укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге.

-
Субботник 16.04.2022

-
XI Республикакүләм Г.Тукай укулары 15.04.2022

Бүген мәктәбебездә гөрләп XI Республикакүләм Г.Тукай укулары үтте. Конференциягә Республика районнарыннан килгән укучылар һәм укытучылар катнашты.Бралык чыгыш ясаучылар да зур әзерлек белән килгәннәр.Казаннан килгән мөхтәрәм жюрилар да, катнашучылар да бик кәнагәть булдылар.
-
"Г.Тукай укуларына" әзерлек. 14.04.2022 Иртәгә узачак XI Республикакүләм Г.Тукай укуларына әзерлек тулы көченә бара. Кабинетлар әзерләнә, чыгыш ясаучылар репетиция ясый.

-
Космонавтика көненә рәсем конкурсы 13.04.2022 1 класс укучылары арасында "Космонавтика"көне уңаеннан рәсем конкурсы оештырылды.

-
Викторина "Без космоста беренче!" 12.04.2022 Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты. Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый. Шушы уңайдан Г.Тукай исемендәге Яна Кырлай урта мәктәбедә Информатика укытучысы Ганеев Ильнар Таурисович һәм география укытучысы Солтанов Ильһам Мухаметханович белән берлектә 6 нчы һәм 9 нчы классларда "Без космоста беренче!" дип аталган викторина уздырылдылар.

-
Интеллектуальная игра "Космос рядом" 12.04.2022

12 апреля наша страна отмечает день космонавтики. Это всенародный праздник. Ведь именно в этот день – 12 апреля 1961 года — человек начал освоение космоса. Сегодня учитель физики и информатики Ганеев Ильнар Тауерисович и учитель географии Султанов Ильхам Мухаметханович провели в 8 классе интеллектуальную игру "Космос рядом", посвященную Дню космонавтики.
-
Ветеран укытучы Галяутдинова Венера Рәфкать кызы белән очрашу 12.04.2022

Бүген мәктәбебездә “Ком сәгате” исеме астында матур очрашу булып узды.
Очрашуга, тирән белемле, киң эрудицияле, кече күңелле, олы йөрәкле, әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы, үз артыннан әйдәп баручы, гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче, фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы, 40 ел балаларга математика фәненең нечкәлекләрен өйрәтүче, мөгаллимә, ветеран укытучы - Галәветдинова Венера Рәфкать кызы килде.
Бүген без аның тормыш юлы аша уздык. Венера апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Балачак, сугыш еллары, мәктәптә укыган һәм укыткан чорлар барысын да искә алдык.
...Венера Рәфкать кызы 1942 нче елның 9 апрелендә Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыгында әтисенең кызыклы, мавыктыргыч итеп физика, математика фәннәрен укытуына сокланып үзенә шушы юнәлешне сайлауны максат итеп куя Венера апа. Мәктәпне тәмамлауга үзе укыган Яңа Кырлай мәктәбендә физика, математика, астраномия, немец телләрен укыта башлый ул. Шулай ук мәктәптә бухгалтер эшен дә алып бара. Читтән торып укып диплом ала. Венера Рәфкать кызының нәселе әтисе ягыннан да әнисе ягыннан да укытучылар...
9 нчы апрель көнне Венера Рәфкать кызына 80 яшь тулды. Аны шушы матур бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәм әле тагын матур очрашулар насыйп булсын дип теләп калабыз.













