Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 29.04.2023

Бүген мәктәптә Арча Һәм Әтнә районнарының янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүчесе Бәйрәмов Наил Нургали улы белән файдалы очрашу узды. Укучылар янгынны ничек булдырмау кагыйдәләре белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 28.04.2023

Солтанова Г.Р җитәкчелегендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар Исмагыйлева Адилә ,Галимҗанов Илназ Яңа Кенәр мәдәният йортында иҗат концертында катнаштылар.
-
Безопасное колесо- 2023 28.04.2023

Сегодня в АГ 5 прошел ежегодный муниципальный этап Всероссийского конкурса «Безопасное колесо- 2023». В конкурсе команда нашей школы приняла активное участие.
-
Диктант Победы 27.04.2023

27 апреля 2023 года в каждом уголке нашей большой страны прошел "Диктант Победы". Учителя нашей школы тоже приняли активное участие. "Диктант Победы" призван пробудить интерес у каждого к событиям героического прошлого нашей страны, а также дать возможность проверить свои знания и узнать новую информацию о тех судьбоносных моментах, повлиявших на ход войны. Знать историю своей страны и региона несомненно важно. Эти знания позволяют нам помнить о подвиге наших предков, формируют национальное самосознание и укрепляют наше единство как народа.
-
26 апрель - Туган тел көне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2023

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
26 апрель - Туган тел көне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдыз, безнең куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган бала беркайчан үз телен онытмый. Мәктәбебез укучылары да шагыйрьнең туган көненә багышланган шигырь бәйрәмендә актив катнаштылар. Аның шигырьләрен, әсәрләрен яттан сөйләделәр. Китапханәдә Тукай иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләде. Балалар аның тәрбияви, сихри китаплары белән таныштылар. Тукай көне быел да әнә шулай ихласлыкта, матурлыкта узды. -
Котлыйбыз! 26.04.2023

Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов якташыбыз, укучыбыз, шагыйрь Наил Касыймовка "Татарстанның халык шагыйре" исемен тапшырды. Аны шушы мактаулы исем алуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба да иҗат чишмәсе саекмасын, матур шигырьләре белән сөендереп торсын.
-
Котлыйбыз! 26.04.2023

26 апрель көнне мәктәбебезнең 7 класс укучысы Ганеева Алинә V республикакүләм "Неокнига" конференциясендә катнашып III дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. (Җитәкчеләре Ганеев И.Т., Ганеева А.М.)
-
Тукай марафоны-2023 26.04.2023

Районыбызда ел саен оештырылып килүче “Тукай марафоны-2023” спорт бәйрәме быел да Габдулла Тукайга багышлап, аның туган көнендә уздырылды. Мәктәбебез укучылары да бу марафонда бик теләп катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 25.04.2023

25 май көнне Арча шәһәре стадионында Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Арча территориаль оешмасы профсоюз членнары арасында җиңел атлетика ярышында укытучыларыбыз актив катнаштылар. Хатын-кызлар арасында 40 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә 100 м га йөгерүдә инглиз теле укытучысы Рәхимова Р.И. 2 урынны алды. Котлыйбыз!
-
Шигырь бәйрәме узды 25.04.2023

Бүген Кырлаебызда, бөек шагыйребез Г.Тукайның әдәби-мемориаль музее каршында шигырь бәйрәме узды. Әтнә татар дәүләт драма театры һәм Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тамаша һәм концерт язучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр әдип Тукайга булган ихтирамын белдереп, саекмас истәлекләрне барлады. Шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрен укып, аны искә алдылар.













