Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2014

Бүген мәктәп каршында "Кояшкай" ял лагере эшли башлады. Лагерьның беренче көне - Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылган төрле чаралар белән үтте.
-
Сәламәт яшик! 26.05.2014

Мәктәбебезнең " КОSМОS" отряды "Без тәмәкегә каршы!" акциясе буенча сәяхәт ясады. Алар төрле буын кешеләре белән әңгәмә корып, үзләре ясаган агачка ленталар бәйләтте. Башкаларны да сәламәт яшәү рәвеше алып брырга чакырдылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау чыңы!" дип исемләнгән 9 нчы сыйныф укучыларының чарасы узды. Укучыларыбызга һәркем изге теләкләрен юллады. 13 укучы өчен бүген бу мәктәптә кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады. Уңышлар сезгә, кадерле укучыларыбыз!
-
Котлыйбыз! 12.05.2014

12 май көнне мәктәбебез укучылары районда "Безопасное колесо" ярышында катнаштылар. Команда 2 урын алды. Афәрин! Уңышыгыз белән котлыйбыз!
-
Җиңү бәйрәме 09.05.2014

Иске Кишет мәктәбендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәмдә авылыбызның тыл ветераннары да катнашты.
-
Без чисталык яклы! 03.05.2014

3 май көнне Иске Кишет башлангыч мәктәбендә өмә үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар көче белән мәктәп яны участогы , мәктәп тирәсе җыештырылды
-
"Чиста авыл" акциясе 02.05.2014

Тирә-якны чистарту - безнең бурычыбыз! Мәктәбебезнең һәр укучысы моны яхшы белә. Шул максаттан барлык укучылар һәм укытучылар "Чиста авыл" акциясендә бик актив катнаштылар. Тирә-ягыбызның чистарып калуыннан һәркем канәгать калды.
-
Без - Тукай оныклары! 26.04.2014

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә 25 апрель көнне сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап “Без - Тукай оныклары” дигән викторина үткәрелде. Викторинада һәр бала да актив катнашты. Катнашучылар сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнде.
-
Әлифба бәйрәме 25.04.2014

Мәктәбебездә Минҗанова Э.Ф. җитәкчелегендә үткәрелгән "Әлифба" бәйрәмендә әти - әниләр, укучылар актив катнаштылар. Айсылу белән Зөләйхага укуларында зур уңышлар теләп калабыз.
-
Галиәскар Камалның “Беренче театр” 25.04.2014

Һәр елның 27 нче марты – театр көне буларак искә алына. Быел бу бәйрәм аеруча тантаналы төсмер алды. Чөнки, 2014 ел, Россия күләмендә “Мәдәният елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан без, драматург Галиәскар Камалның “Беренче театр” әсәрен, сәнгать укытучысы Фәридә Ильдусовна ярдәме белән сәхнәләштердек.















