Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
"Мәгариф" журналына язылучылар өчен мастер-класс 26.10.2016

Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Җамалиева А.М. "Мәгариф" журналына язылучылар өчен үткәргән мастер-класста катнашты.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 25.10.2016

9 нчы класс укучылары рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр. Имтихан өчен кирәк булачак белемнәрен искә төшерделәр, үзләрен сынап карадылар.
-
Көзге бал 24.10.2016

7,8,9 нчы класс укучылары катнашында Көзге бал бәрәме үткәрелде. . Балга килүче һәр класс матур биюләр бүләк итте. Кызларыбыз "Көзсылу-2016" исеме алу өчен, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар. Кичә эчтәлекле, күтәренке рухта үтте.
-
Уңыш бәйрәме. 21.10.2016

21 нче октябрь көнне мәктәптә Уңыш бәйрәме үтте. Бәйрәм кичәсен 5-6 класс укучылары класс җитәкчеләре Сафиуллина А.Р., Мостафина Г.А. һәм педагог-оештыручы Җамалиева А.М. җитәкчелегендә оештырдылар. Бәйрәм чарасы матур җыр-биюләргә, әкияти тамашаларга бай булды.
-
Көзге композицияләр. 20.10.2016

Мәктәбебез укучылары традиция буенча, Көзге бәйрәмнәргә композицияләр ясыйлар. Бу елны укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә искиткеч матур, зәвыклы, серле күргәзмәләр оештырдылар. Иң бай һәм иң күләмле композицияләр 8-9 нчы классларныкы иде. Һәр күргәзмә күңелгә матурлык өстәп тора.
-
Өмәләр үтте. 19.10.2016

19 нчы октябрь көнне мәктәптә көзге өмәләр үтте. Тирә-юнь, бакчалар чистартылды. Яшелчә бакчасы кышка әзерләп куелды. Чарада һәр укытучы, һәр укучы актив катнашты.
-
15 октябрь - Хәтер көне 17.10.2016

15 октябрь-халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы халык бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган.
Бу көнне һәр татарның күз алдында тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә. Шуңа да “Хәтер көне” билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә бу көн искә алып үтелде. Педагог-оештыручы А. М. Җамалиева һәм отряд вожатыйлары бу көн турында тулы мәгълүмат җиткерделәр, аерым истәлекләр белән таныштырдылар.
-
Пробный ОГЭ 15.10.2016

9 нчы класс укучылары математика һәм рус теленнэн мэктэптэ сынап карау имтихан эшләре эшләделәр.
-
Акция «Здоровая пробежка» 10.10.2016
Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» участники отряда «KoSMoS» МБОУ «Новокишитская ООШ» организовали и провели акцию «Здоровая пробежка»Цель акции: актуализация активной гражданской антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети».Задачи акции:- активизировать личностный потенциал участников проекта «SаMоSтоятельные дети»;- познакомить жителей городов и населенных пунктов с проектом «SаMоSтоятельные дети»;- увеличить количество людей в городах и населенных пунктах, принявших решение в пользу отказа от табака и алкоголя с помощью контрактного метода силами участников проекта «SаMоSтоятельные дети».Мобильные бригады, состоящие из участников проекта «SаMоSтоятельные дети» провели пробежку с призывами, лозунгами,, речевкаим про ЗОЖ и подписали с прохожими однодневный контракт об отказе от вредных привычек, раздавали заранее заготовленные агитационные листовки.
-
"Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә булсын, укытучым!” 06.10.2016

Гадәти генә булган 5 нче октябрь иртәсе Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбендә истә калырдай күнелле мизгелләр белән башланды. Укучылар укытучыларны бәйрәм уңаеннан әзерләнгән котлау открыткалары тотып каршы алдылар. Укучыларының мондый хөрмәте һәр укытучыга яңа эш дәрте өстәде.
Бәйрәм рухы көн барышында дәвам итте. Мәктәпкә өлкән укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләр чакырылды. 8 нче сыйныф укучылары Габдрахманова Нурания Шәйдулла кызы җитәкчелегендә “"Рәхмәтләрнең иң олысы сезгә булсын, укытучым!” дип исемләнгән бик эчтәлекле бәйрәм концерты хәзерләделәр. Укучыларның матур җырлары, дәртле биюләре, оештырган уеннары ветеран укытучыларыбызны яшьлекләренә кайтарды. Алар уеннарда катнаштылар, вальс биергә чыгулары бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Хөрмәтле ветераннарыбыз мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен, ә укучыларга изге теләкләрен, акыллы киңәшләрен җиткерделәр.















