Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 29 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
Бер очрашу - үзе бер гомер.
Опубликовано: 18.02.2025Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, Арча районы китапханәсе каршында оешып килгән “Каурый каләм иҗат берләшмәсе әгъзалары “ безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре шагыйрь - язучыларыбыз: Гөлчирә Мәхмүт кызы һәм Марсель Гәптрәүф улы . Ә без, китап сөючеләр, хөрмәтле кунакларыбыз, сезнең кебек төп фикерле, тормышчан әсәрләр, моңлы җырлар, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Ә инде сезне күрү, ягымлы тавышларыгызны ишетү, якыннан аралаша алуыбыз аеруча кадерле. Кунакларыбыз үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар,матур шигырьләрен укыдылар. Ә укучыларыбыз Гөлчирә апаның һәм Марсель абыйның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Марсель абый үзенең гармунда уйнап җырлавы белән безне таң калдырды.
Очрашу бик күңелле булды. Кунакларга сәламәтлек, иҗатларында яңадан яңа уңышлар, каләмнәренең тутыкмыйча безне яңа иҗат җимешләре белән куандырып торуын теләдек.
Безнең белән очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!
К списку новостей