Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле укытучылар! 04.10.2021

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип аталган әдәби – музыкаль-интеллектуаль чара оештырылды. Бәйрәм чарасының максаты – укучыларда укытучы һөнәренә карата кызыксыну, укытучыларга хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, аларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек тудыру. Чарада 8-9 нчы класс “Белемлеләр”командаларына берләшеп, уку фәннәренең төрле өлкәләренә, мәктәп тормышына караган сорауларга җавап бирделәр, урыннары буталган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, укытучыларга үзенчәлекле котлауларын шигъри юлларга салып ирештерделәр. Ярыш берничә турдан торды, һәрбер тур җыр, бию, нәфис сүз белән чиратлашып барды. Укучыларның милли киемнәрдә чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстәде.
-
“Өлкәннәр көне” 01.10.2021

Көзнең иң матур бәйрәмнәренең берсе - “Өлкәннәр көне” уңаеннан укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Аларга сәламәтлек, тигез тормыш, бәхетле картлык теләдек.
-
Көзге кросс. 30.09.2021

Арча стадионында “Көзге кросс” булып узды. Мәктәбебезнең профсоюз хезмәткәрләре ярышта катнашып кайттылар. Алар Шакиров Р.Н., Кадырова Л.Ф., Закирова А.Р., Маликова Г.Г., Кадыров З.И. Хезмәткәрләргә сәламәтлек , эшләрендә уңышлар телибез.
-
Квест “Мин Арчаны беләм” 30.09.2021

Арча Укучылар сарае “Мин Арча баласы” проекты кысаларында “Мин Арчаны беләм” квесты уздырды. Әлеге квестта өч команда катнашты.Ул командаларга районыбыз мәктәпләреннән
килгән укучылар тупланды. ”Тукай оныклары” дигән команда составында мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хәлиуллина Ләйсән дә тарихи урыннарда булды, биремнәр үтәде. Үзгә форматта
оештырылган уен ахырында командаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Физикадан олимпиада 29.09.2021

Мәктәптә төрле фәннәрдән олимпиадалар дәвам итә, Бүген физика фәненнән дә укучылар "Сириус" сайтында олимпиада биремнәрен эшләделәр. Нәтиҗәләрне дә шул сайтта белеп булачак.
-
ГТО ярышы 27.09.2021

Бүген 24 сентябрь Арча шәһәре стадионында ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Берничә тест күнегүләре башкарылды:
турникта тартылу, 1000,1500,2000 метрга йөгерү, урыннан сикерү...Чара ахырында Арча муниципаль районында ГТОны пропагандалауга керткән өлешләре өчен мәктәпләргә дипломнар
тапшырылды. Шулай ук йөгерүдә 1 урын алган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр исемлегендә безнең 4 сыйныф укучысы Маликов Р. дә бар иде,Ул йөгерү
ярышында үз яшьтәшләре арасында 1 нче урынны яулады.Рузәлгә алдагы ярышларда да актив катнашып,югары үрләр яулавын теләп калабыз. Команда составы: Гайфуллин Н,
Сибгатуллина С., Гаязова А, Маликов Р. Җитәкчесе-Закирова А.Р.
Сегодня 24 сентября в Арском районе на стадионе проводилось сдача норм ГТО. Активное участие приняли и ученики нашей. Были выполнены ряд тестовых упражнений: подтягивание на высокой перекладине; бег 1000,1500,2000 метров; отжимание; прыжки с места...В конце мероприятии были вручены дипломы школам за вклад и пропаганду ВФСК ГТО в Арском муниципальном
районе. А также были награждены ценными призами ученики занявшие 1 места в беге.В списке победителей был и наш ученик 4 класса Маликов Р. который завоевал 1 место. Ему в
дальнейших соревнованиях желаем активного участия и достижения высоких результатов. Состав команды: Гайфуллин Н, Сибгатуллина С, Гаязова А., Маликов Р.
Руководитель-Закирова А.Р..
-
ГТО нормативлары тапшыру 23.09.2021

2 нче сентябрьдән алып 23 нче сентябрьгә кадәр безнең Түбән Аты мәктәбендә физик тәрбия сәгатьләрендә 1-9 нчы сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Иң яхшы курсәткечләр: Гайфуллин Н., Гаязова А., Сибгатуллина С., Маликов Р., Шәмсетдинов И.лар курсәтте.
Со 2 по 23 сентября в нашей Нижнеатынской школе на уроках физической культуры учащиеся 1-9 классов сдавали нормативы ГТО. Лучшие результаты показали: Гайфуллин Н., Гаязова А.,Сибгатуллина С., Маликов Р., Шамсетдинов И.
-
Юллар имин булсын! 22.09.2021

22 нче сентябрь көнне, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында, 2,4 класс укучылары белән “ Юллар имин булсын!” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелде. Юлларыбыз һәрчак имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
22 сентября, в рамках недели “Дорожной безопасности” , с учащимися 2,4 классов провели классный час на тему «Безопасность дорожного движения». Вспомнили и закрепили основные правила дорожного движения. Поняли главное – не стоит подвергать свою жизнь риску. Соблюдать правила дорожного движения, быть осторожным на дороге – это не трусость, а умный расчет.
-
Юлларда игътибарлы бул! 21.09.2021

Мәктәбебезнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Балалар бакчасында, мәктәп укучылары каршында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Яктылык
кайтаргыч элементлар,аларның әһәмияте турында фикер алыштылар.
В целях профилактики ДТП с участием детей в период с 20 по 24 сентября 2021 года в РТ проводится Неделя безопасности дорожного движения. Наши ЮИДовцы тоже провели
профилактическую работу воспитанниками детского сада, школьниками младших классов на тему: «Использование световозвращающих элементов рекомендовано пешеходам и при
движении в населённых пунктах.»Использование световозвращающих элементов снижает риск наезда на пешехода на 65%,об этом должен знать каждый.
-
«Татарча диктант» акциясе.
10.09.2021
10 нчы сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узды. Әлеге әһәмиятле чарага безнең мәктәп коллективы да кушылды. Диктант тексты Гомәр Бәширов әсәреннән алынган. Чарада катнашучы укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре акциядә катнашып, татар телен, гореф – гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Бер айдан исә аның нәтиҗәләре билгеле булачак.
















