Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Әтигә - бүләк" акциясе 22.02.2023

Укучыларыбыз бәйрәм уңаеннан "Әтигә - бүләк" акциясендә актив катнаштылар.
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз!!!
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бүгенге матур бәйрәмегез мөбәрәк булсын!!! -
Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2023

23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак, һәр ел киң күләмдә билгеләп үтелә. Мәктәпләрдә бу көнне төрле патриотик чаралар, батырлык дәресләре, егетләр катнашында төрле бәйгеләр үткәрелеп килә. Безнең Түбән Аты мәктәбендә шуларның берсе - батырлык дәресе чарасы уздырылды.
5 нче һәм 7нче класслар катнашында “Җиңү коралы “ дигән видеофильм карадык. Фикерләр дә алыштык. Фильм Бөек Ватан сугышында Җиңү яуларга ярдәм иткән данлыклы истребительләр Ла-5 һәм Ла-7 самолетларына багышланган иде. Бу чараны тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. оештырды.
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 21.02.2023

Дөньяда иң- иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “Тамчы шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар
туган телдә табышмаклар чиштеләр, татар халык мәкальләрен белү буенча осталыкларын күрсәттеләр, үзара көч сынаштылар.
-
“Туган телем – серле дөнья” шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2023

21 нче февраль көнне 5 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова З.Р. Халыкара туган тел көне хөрмәтенә оештырылган “Туган телем – серле дөнья” шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез.
-
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2023

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Тәрбия сәгате 21.02.2023

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар, туган тел турында шигырьләр, җырлар кызыксынып тыңладылар, мәкальләр белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләре дә, Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләделәр.
"Туган тел ул,
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел."
Дәрдемәнд
-
Буыннар очрашуы. 17.02.2023

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең мәктәптә оныклары укыган Дәү әтиләрне кунакка дәштек һәм “Буыннар очрашуы” дип исемләнгән чара уздырдык. Бәйрәм кичәсендә бабайлар төрле күңелле бәйге-уеннарда катнаштылар, матур концерт номерлары карап ял иттеләр.Балалар өлкән буын вәкилләренә төрле сораулар бирделәр,истәлекле бүләкләр тапшырып,бәйрәм белән котладылар.”Буыннар очрашуы” озак елларга күңелләрдә сакланыр.
-
Хуш, Әлифба! 17.02.2023

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Бүген мәктәбебездә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм
иттеләр. Укучыларны котлыйбыз! Алга таба да укуларында зур уңышлар телибез.
-
Әфган сугышы. 16.02.2023

Безнең мәктәптә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган дата уңаеннан планлаштырылган чараларның чираттагысын 5нче һәм 8 нче класс укучылары белән үткәрдек.
Әфган сугышы бетүгә быел 15 февральдә 34 ел булган. Совет солдаты өчен бу сугыш интернациональ бурыч буларак кабул ителгән. 10 елга якын барган бу сугышта 15000 ләп безнең сугышчы һәлак була. Дистәләгән меңнәре төрле җәрәхәтләр алган. Әфган яралары безнең ил халкы тәнендә дә, җанында да мәңгелек эз калдырган. Безнең укучыларны да бу сугыш хәтирәләре тыныч кына калдырмый икән. Укучылар белән бу класстан тыш чараны тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. үткәрде.
-
"Ягез әле егетләр" 16.02.2023

16 нчы февраль көнне мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф егетләре арасында хәрби патриотик айлыгына багышланган "Ягез әле егетләр" исеме кысаларында спорт ярышы уздырылды. Җиңүчеләр билгеләнде. Егетләребезгә тазалык - саулык, укуларында уңышлар теләп калабыз.
16 февраля, в нашей школе состоялось спортивное состязание среди юношей 5-9 классов в рамках военно-патриотического месячника "А ну-ка, парни". Определились победители. Желаем нашим ребятам крепкого здоровья, успехов в учебе.
















