Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2023

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. Бу коточкыч авырудан үлгәннәрне искә төшерү, киләчәк турында уйлану. Һичшиксез, бу бөтен кешелекнең һичшиксез дошманы. Шуңа күрә без, бүген кешелеккә кушылабыз, бу нинди проблема икәнен искә төшерәбез. Бүген барлык сыйныфларда да сыйныф сәгатьләре узды.
-
«Мин- Арча баласы» медиафорумы. 01.12.2023

30 нчы ноябрь көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары “Мин –Арча баласы”дип исемләнгән медиафорумда катнашып кайттылар.Әлеге бәйгедә укучылар үзебезнең төбәгебез тарихы турында мәгъләматлар туплап,видеоролик эшләделәр. Эш нәтиҗәсе буенча безнең мәктәп командасы- җиңүчеләр рәтендә.Котлыйбыз!!!
-
30 нчы ноябрь – Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне 30.11.2023

30 нчы ноябрь – Россия Федерациясе Дәүләт гербы көне.
Бу көнне мәктәптә Россия Федерациясе Дәүләт гербы көненә багышланган чаралар булды. 5-8 нче класс укучылары өчен “Россия гербын эзләүдә” дигән фотоквест үткәрелде. Укучылар Россия гербы тарихы, Россия Федерациясе дәүләт символлары турында сөйләштеләр. -
29 нчы ноябрь – Татарстан аләме көне. 29.11.2023

1991 нче елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады. Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Ак төс чисталыкны, ә кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе. Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә дөньяның барлык татарлары өчен дә ул көн истәлекле тарихи мизгел. Флагның авторы – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
Кардан чистарту. 28.11.2023

6 нчы сыйныф укучылары технология дәресендә “Янгын сусаклагычы” тирәсен кардан чистарттылар.
-
Мөһим сөйләшү. Туган ил кайдан башлана? 27.11.2023

Мөһим сөйләшүнең төп темасы – “Туган ил кайдан башлана?” Максат: Укучыларда Россиянең мәдәниятенә һәм тарихына, анда яшәүче кешеләргә карата күзаллаулар формалаштыру. Сыйныф сәгатьләре җылы шартларда үз иленә һәм кечкенә Ватанына карата мәхәббәт һәм хөрмәт турында белемле әңгәмәләр формасында узды. Укучылар бүгенге көндә кайсы төбәкләрнең Россия Федерациясе составына керүен искә төшерделәр, «Россия» күргәзмә-форумы тәкъдим ителде . "Россия казанышлары", "Россия төбәкләре", "Без ясаган", "Атом", "Природоград" галереялары турында видеороликлар күрсәтелде.
Дәрес нәтиҗәсендә укучыларга интерактив танып белү уены уйнарга тәкъдим ителде. Укучылар уенда актив катнаштылар.
-
"Желаем вам, мамы!" 26.11.2023

Всероссийская акция приуроченная ко Дню Матери "Желаем вам, мамы!" Ученики своими руками сделали подарки мамам.
-
Профсоюз ярышы. 25.11.2023

“Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей”да профсоюз членнары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча ярышлар булды. Укытучыларыбыз командасы призлы урыннар алды. Өстәл теннисында Бакиева И.И. – II - урын, Хлопушин Р.Р. - III урын, бадминтонда Кадыров З.И. - III урын, Маликова Г.Г. - III урын. Котлыйбыз!!!
-
Психология атналыгы. 23.11.2023

Психология атналары кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Эчке көч” тренинг дәресе үткәрелде. Укучыларның психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча күнекмәләр формалаштырылды. Укучыларга очрый торган төрле ситуацияләр турында фикер алышынды һәм аларны хәл итү юллары табылды.
-
“Г.Тукай –безнең күңелләрдә” 23.11.2023

“Туган телем сагында”акциясе кысаларында “Г.Тукай – безнең күңелләрдә” исемле тәрбия сәгате узды. Укучылар Тукайның биографиясен, шигырьләрен искә төшерделәр, презентация күрсәтелде.
















