МБДОУ «Мамсинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мәмсә балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, село Мамся,ул.Тукая д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmamsa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мамсинский детский сад" |
| Руководитель: | Гумерова Гульфира Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 3 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Мамсинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мәмсә балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
09.02.2026

Хәреф язу нечкәлекләре.
-
Математика эшчәнлегендә!!! 06.02.2026

Математика шөгелендә балаларыбыз геометрик фигураларны үзләтерәләр,саныйлар.
-
камыр батыр әкияте!!! 03.02.2026

Борын заманда бер авылда карт белән карчык торганнар. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Ьәрвакытта аллага ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә:
— Әгәр дә ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, — дигән.
Картлар, бу сүзгә бик сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар. Иртәгесен торып, камырның тышын ватып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: камыр эчендә бик матур, бик таза бер ир бала ята икән. Картлар, бик куанышып, баланы тәрбия кылырга тотынганнар. Бала бик тиз үсә башлаган.
Малай, зураеп, башка малайлар белән уйнарга чыга башлагач, авылдагы балаларның ата-аналары һәммәсе аннан зарланырга тотынганнар. Камыр батыр уйнаган чагында иптәш малайларын имгәтеп бетерә икән. Кулларыннан ныгытыбрак тотса, куллары сына; аякларыннан тотса, аяклары сына икән. Ул шундый көчле булган.
Ахырда, авыл халкының зар елавына чыдый алмый, аталары Камыр батырны бер җиргә дә чыгармый, өйдә генә асрый башлаганнар. Шулай, Камыр батыр үсеп зур гәүдәле таза егет булган. Инде аны өйдә асравы читен була башлаган. Ул, ишекләрне ватып чыгып, көчен кая куярга белмәгәнгә, тик торганда авыл халкын кыерсыта икән.
-
Сюжетно ролевая игра "Дочки матери" 30.01.2026

Наши девочки очень любят играть в дочки - матери.
-
Ирекле рәсем шөгеле! 27.01.2026

Рәсем шөгелен балалар бик яратып башкаралар.Бүген аларның рәсемнәре ирекле.Алар краскалар ярдәмедә төрле-төрле төсләр ярдәмендә фантазияләрен күрсәтәләр.
-
Красная Шапочка 22.01.2026

Красная Шапочка с бантом в косичке.
С песней в лесу собирала лисички,
В белом передничке , в белых носочках,
Ножичком острым срезая грибочки.
-
Саф һавада !!! 19.01.2026

Бүген иртән көн җепшектән,
Кар явып үткән иде.
Без малайлар, мондый көнне
Зарыгып көткән идек,
Йөгереп урамга чыктык-
Кар атышып,кар ташып
Зур тау ясарга тотындык
И уйнадык,и уйнадык.
Тик баребер туймадык.
З
-
15.01.2026

Шакмаклардан өй салабыз,тырышып барыбыз да.Рәхәтләнеп яшәсеннәр,курчак дусларыбыз да.
-
12.01.2026

Йокла курчак,нәни курчак,
Йокласаң ял итәсең.
Әлли бәлли итәрсең.
Таза булып,матур булып
Курчагым син үсәрсен.
-
Яңа ел 26.12.2025

Бездә бүген Яңа ел!
Яшел ылыслар артында
Әкият качып тора
Эчендәге бар серләрне
Ачарга кызыктыра








