Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Купербашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Арский район, с. Купербаш, ул. Школьная, д. 24 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskuperbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Купербашский детский сад" |
| Руководитель: | Галиева Эндже Хамбаловна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 21 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Агач утырту - изге гамәл" 05.11.2025

"Агач утырту - изге гамәл"
Агач утырту — бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки утыртылган һәр агач табигатькә, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, хәтта бөҗәкләргә дә файда китерә. Кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек уята һәм тирә-юньдәге һәр нәрсәгә сакчыл карарга өйрәтә. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешен күрү — үзе бер бәхет бит әле ул…
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Татар тәкәш авыл халкы да, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
-
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2025

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз — гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Тарихи бергәлекне саклауда Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның абруе артуы илдәге татар тормышына да уңай тәэсир ясый. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.
-
Өмә. Балалар бакчасы территориясе җыештыру. 01.11.2025

Безнең балалар бакчасында өмә узды. Өмә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру максатыннан оештырылды. Кирәкле инвентарь белән коралланып, хезмәткәрләр балалар бакчасы территориясен тәртипкә китерделәр.
Өмә-ул безнең матур дөньяда яшәү, ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашу теләгебезне күрсәтүнең менә дигән ысулы, чөнки кешедә дә, аның тирәсендә дә тәртип булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк.
Өмә уздырып, безнең тырышлыгыбыз белән тагын да матуррак булып киткән дөньяга карау бик күңелле. Өмәдә катнашучыларның барысына да башкарган эшләре, балалар бакчасының чисталыгы һәм матурлыгы турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт!
-
"Чишмә башы" газетасы. 31.10.2025

Ай саен бакчабызның тормышын, эшчәнлеген "Чишмә башы" газетасында, электрон форматта чыгарып барабыз. Газетабызның октябрь саны әзер.
-
"Чәчтарашханә" сюжетлы-рольле уены. 30.10.2025

"Чәчтарашханә" сюжетлы-рольле уены.
Максат: балаларда чәчтарашханә эшчеләренең хезмәте турындагы күзаллауларны киңәйтү.
-
«Акыллы пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены. 29.10.2025

«Акыллы пешекчеләр» сюжетлы-рольле уены.
Уенның максаты: Уен аша балаларның пешекче һөнәренә кызыксынуын ныгытырга һәм тирәнәйтергә, хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә, коллективта эшли белергә, дөньяга карашны киңәйтергә, иҗади фикерләүне, хыялларны үстерергә.
-
28 октябрь - Халыкара Әби- Бабайлар көне! 28.10.2025

28 октябрь - халыкара ӘБИ БАБАЙЛАР көне икән бит!
Бик зур бәйрәм менә бүген, ӘБИ -БАБАЙЛАР көне! Дәү әниләр, дәү әтиләр, Котлыйбыз бүген СЕЗНЕ! Дәү әниләр, дәү әтиләр Гаиләдә булсалар, Тәрбияле, мәрхәмәтле булып үсә балалар.
Чынлап та нинди зур бәхет бит оныклар өчен әби бабайларының мөхәббәтен, җылысын тоеп яшәү!
Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә язсын әле! -
Рәсем. Тема: "Йомыркалар гади һәм алтын" 27.10.2025

-
Әвәләү шөгыле. Рус халык әкияте " Колобок" , әкият геройларын сурәтләү. 24.10.2025

-
Музыка. Җырлы-биюле уен "Куяннар һәм төлке" 22.10.2025









