Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тукай яши безнең йөрәкләрдә. 24.09.2021

“ Могҗизалар кыры” уенында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты искә төшерелде, бала чактагы тормышына күзәтү ясалды, укучыларның белемнәре тикшерелде, туган илгә, туган халкыңа мәхәббәт тәрбияләнде
-
Школьная акция «Засветись! Будь заметен на дороге!» 24.09.2021

"Юл хәрәкәте иминлеге атнасы " кысаларында «Засветись! Будь заметен на дороге!» акциясе уздырылды. Акциянең максаты: укучыларны киемнәрдә һәм рюкзакларда яктылык кайтаручы элементларны «куркынычсызлык маячклары»сыйфатында кулланырга өндәү. Көз җитү белән якты көн кими. Балалар тәүлекнең караңгы вакытында урамда ешрак торалар. Һәм, әлбәттә инде, укучыларның җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар зур ярдәмче булып тора.
В рамках "Недели безопасности дорожного движения" была организована школьная акция «Засветись! Будь заметен на дороге!». Цель акции: призвать обучающихся использовать световозвращающие элементы на одежде и рюкзаках в качестве «маячков безопасности». С наступлением осени уменьшается световой день. Все чаще ребята находятся на улице в темное время суток. И, конечно, же, большим помощником при передвижении обучающихся по пешеходным переходам на проезжей части являются световозвращающие элементы.
-
Юл хәрәкәте иминлеге/Безопасность дорожного движения 23.09.2021

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-тормышны саклау законы. Моның белән килешми мөмкин түгел. Әмма юл-транспорт һәлакәтләре еш кына балалар катнашында була. Һәр сыйныфта «юл хәрәкәте иминлеге " темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде, аның барышында балалар юл хәрәкәте һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен арттырдылар. Балалар мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз юл маршрутын эшләделәр, уеннар уйнадылар, видео карадылар.
Соблюдение ПДД – закон сохранения жизни. С этим нельзя не согласиться. Однако очень часто ДТП происходит с участием детей. В каждом классе проводились классные часы на тему «Безопасность дорожного движения», в ходе которого ребята узнали и закрепили знания по правилам дорожного движения и безопасности на дорогах. Ребята разработали безопасный маршрут от школы до дома, поиграли в игры, посмотрели обучающее видео.
-
“Иң татлысы – Туган тел 22.09.2021

Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укучылар арасында дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү
-
Акция «Поделись улыбкой» 20.09.2021

«Мөстәкыйль балалар» Республика наркотикларга каршы проектын үстерү буенча эш планын тормышка ашыру кысаларында безнең мәктәп отряды «Елмаю белән бүлеш»акциясе үткәрде. Балалар «смайл» елмаю рәвешендәге листовкалар тараттылар, яхшы кәеф, елмаюлары белән уртаклаштылар, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга үгетләделәр.
В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные Дети» наш школьный отряд провел акцию «Поделись улыбкой». Ребята раздавали листовки в форме улыбки «смайла», делились хорошим настроением, улыбкой , агитировали отказаться от вредных привычек.
-
Мәктәп бакчасында көзге эшләр 18.09.2021

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, җәйге каникулда тырышып үстергән яшелчәләрнең уңышын алдылар.
Сегодня учащиеся нашей школы получили урожай овощей, которые они старательно выращивали на летних каникулах.
-
Дару үләннәре җыйдык 17.09.2021

-
«Көзге кросс – 2021» 16.09.2021

Ярышларда 1 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Кросста катнашучыларның барысының да кәефләре бик яхшы иде. Яхшы вакытны күрсәтү өчен алар бөтен көчләрен куеп йөгерделәр.
-
15.09.2021

Кайбер гаиләләрдә үз-үзләре өчен кадерле булган, буыннан-буынга сакланып килүче истәлекле әйберләр була. Халкыбызның мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Без үзебезнең әти-әниләребезне генә түгел, ерак бабаларыбызның да нәрсә белән шөгыльләнгән булуларын белергә, казанышлары, истәлекле ядкарьләре белән горурланырга һәм аларны сакларга тиешбез. 3 нче сыйныф укучылары да әбиләр сандыгына сәяхәт ясадылар.
-
Вакытлы матбугат белән танышу. 14.09.2021

6 нчы сыйныф укучылары вакытлы матбугат материаллары белән таныштылар. Мәктәбебезгә бу уку елында бик күп газета-журналлар килә. "Сабантуй","Ялкын","Көмеш кыңгырау", "Идел", "Мәгариф", "Гаилә учагы", "Ватаным Татарстан" һәм башкалар.Укучылар газета-журналларны бик теләп укыйлар.










