Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Милли кием" флешмобы 06.04.2022

-
Урок цифры 26.03.2022

-
Сыерчык оялары ясадык. 26.03.2022

Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Укучыларыбыз әтиләре. абыйлары белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты.
-
"Авылым тарихында минем гаиләм" 25.03.2022

5-8 нче сыйныф укучыларының проект эшләре эчтәлекле, иҗади, кызыклы иде. Укучылар актив һәм максатчан эшләде.
-
Проект эше/ Пректная работа 24.03.2022

Бүген башлангыч сыйныф укучылары проект эшен якладылар.Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.
Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.
Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү. -
Всероссийский урок добровольчества 23.03.2022

Учащихся 5-8 классов ознакомили с историей добровольчества в России, с основными направлениями вололонтерской деятельности.
-
Соревнования по бадминтону/Бадминтон ярышы
23.03.2022
Бадминтон спорт төрен безнең мәктәп укучылары бик яратып уйный. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, һәрдаим призлы урыннар яулыйлар. 23 нче март көнне Хәсәншәех мәктәбе базасында әлеге спорт төрен сөюче малайлар һәм кызлар арасында ярыш үткәрелде.Уен дүрт яшь категориясенә бүленеп алып барылды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр билгеләнде. Команда нәтиҗәләре буенча: 1 урын-Хәсәншәех, 2 урында- Апаз, 3 урында - Укучылар сарае һәм Наласа мәктәбе командасы.
-
Наркомания һәм сәламәтлек 22.03.2022

Авыл китапханәсендә 7-8 класс укучылары белән "Наркомания һәм сәламәтлек" темасына әңгәмә үткәрелде..Авылыбыз фельдшеры Закирова Рәмзия Мансуровна наркотикларның сәламәтлеккә зыянлы икәнен,аның үлемгә китерүен кабат аңлатты, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
-
Әлифба бәйрәме 22.03.2022

1 нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Әлифба бәйрәме – беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы. Балаларның җидесе дә укырга, язарга, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә, җырларга, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.
-
Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме 21.03.2022

Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Бәйрәм 6 нчы сыйныф укучыларының уен-тамашалары белән башланып китте.Бәйрәмнең икенче өлешендә бергәләп милли уеннар уйнадык. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән самавырдан чәй эчү булгандыр. Кайнар чәй эчеп алгач, уеннар мәктәп ишегалдында дәвам итте. һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф- гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын кечкенәдән үк балаларга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәрләр.










