Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
" Без бергә" 03.04.2024

Бүген районыбызда "Без бергә" республика балалар иҗат фестиваленең муниципаль этабы уздырылды. Мәктәбебез укучылары, Гафетдиновлар гаиләсе "Осталарның гаилә династиясе" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат, 4 нче сыйныф укучысы Сагитзянова Мәрьям "Халык җырлары" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат, 5 нче сыйныф укучысы Ахметова Илүзә "Нәфис сүз" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат, мәктәбебезнең "Хәзинә" бию коллективы" 3 нче дәрәҗә лауреат, "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Каракулова Азиза 2 нче дәрәҗә лауреат, 7 нче сыйныф укучысы Каракулова Диларом 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Җиңүләрегез белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
«Разговоры о важном» на тему «Россия — здоровая держава»/«Россия — сәламәт держава» темасына «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» 01.04.2024

Үз- үзеңне саклау- яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш.
Сәламәт яшәү рәвеше- тәрбиянең мөһим компоненты ул. Сәламәт тормыш рәвеше кешегә сәламәтлек, бәхет, яшәү шатлыгы алып килә. Бүгенге " Мөһим сөйләшү" дә шул хакта фикер алыштык. -
1 апреля - Международный день птиц/1 апрель-Халыкара кошлар көне 01.04.2024

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
26.03.2024

Каникулда "Мин китап белән дөньяны ачам" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Сынау имтиханнары/Пробные ОГЭ 25.03.2024

Язгы каникуллар башланды. 9 нчы сыйныф укучылары рус теле, математика һәм инфрорматика фәннәреннән сынау имтиханнары тапшырырга әзерләнәләр.
-
22.03.2024

Беренче сыйныфларда бүген бәйрәм - "Әлифба" бәйрәме! Әлифба бәйрәмендә беренчеләр җыр – биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр.Беренче сыйныф мөгаллименең алга куелган төп бурычлары - укучыларын парта артында дөрес итеп утырырга, матур итеп укырга, язарга, дөрес итеп мисал, мәсьәлә чишәргә, дөрес итеп татарча үз фикереңне әйтә белергә, тәртипле булырга йөрәтү.
Әлифба бәйрәменнән соң һәр әти - әни әлеге сыйныфта укучы балалары өчен тыныч булуларын әйтеп беренче укытучылары Гөлшат Сәйфелхановнага чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.--
-
21.03.2024

Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз! Нәүрүз мөбәрәк булсын!!!.
21 нче март көнне мәктәбебездә Нәүруз бәйрәме үткәрелде.
-
Праздник проводы зимы - Масленица, кышны озату бәйрәме-Масленица 16.03.2024

Сегодня ребята нашей школы проводили зимушку-зиму и встретили красавицу весну.
Лидеры "Движения первых" рассказали ребятам о том, как раньше на Руси праздновали Масленицу, познакомили с ее обычаями и традициями. Ребята от души веселились: водили хоровод, играли в народные игры, участвовали в конкурсах. -
Котлыйбыз! 15.03.2024

Районда инглиз әсәрләрен сәхнәләштерү буенча үткәрелгән конкурста безнең "Flickers" труппасы 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2024

Кадерле Әниләр,әбиләр,апалар,сеңелләр!!!
Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлайбыз! Сезгә озын гомер, ныклы сәләмәтлек, шатлык, бәхет һәр эшегездә,укыуыгызда уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез!










