Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Укытучылар көне! 05.10.2024

Хөрмәтле укытучылар! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!/
-
Гомер көзләрегез җылы булсын. 04.10.2024

Октябрь ае Өлкәннәр ункөнлеге белән башланып китә. Шушы көннәрдә Халыкара Укытучы көне дә билгеләп үтелә. Бүген мәктәбебезгә ветеран укытучыларыбыз, хезмәттәшләребез, өлкән буын вәкилләре килде. Башлангыч сыйныф укучылары аларга бик матур бәйрәм күрсәтте. Укытучыбыз Гөлшат Сәйфелхан кызы, мәдәният йорты директоры Фирдүс Габделхай улы чыгышлары ямь өстенә ямь булды.
-
Котлыйбыз! 03.10.2024

Бүген Арча мәдәният йортында Укытучылар көненә бәйрәм үткәрелде. Укытучыларга бәйрәм котлавы, изге теләкләр җиткерелде. Шулай ук елдагыча алдынгы мөгаллимнәрне котлау тантанасы да булды. Әлеге үз эшенә бирелгән, олы йөрәкле һөнәр ияләре арасында мәктәбебез укытучылары булуы аеруча шатлыклы.
Физик тәрбия укытучысы Мостафин Рифат Рәхимҗан улы Россия Федерациясенең "Мәгариф отличнигы" күкрәк билгесенә ия булды. Инглиз теле укытучысы Хамидуллина Гөлнара Рафис кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, башлангыч сыйныф укытучылары Гафетдинова Гөлгенә Закирҗан кызы Арча районы башлыгының Рәхмәт хаты, Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы Арча районы мәгариф идарәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле укытучыларыбызга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, матур бәхетле тормыш телибез! -
Экскурсия 02.10.2024

Бүген 8-9 класс укучылары белән Казан Кремленә экскурсия оештырдык. Табигатьнең күз явын алырлык төсләренә хозурланып, ни арада барып җитүебезне дә сизми калдык. Көн нәкъ ял итеп йөри торган иде бүген. Казан Эрмитаж үзәгендәге "Сәнгатьтә иллюзияләр" күргәзмәсе дә, Татарстан тарихи музее да күңелебезгә хуш килде. Күпме кызыклы мәгълүматлы булдык бүген. Пушкин картасы буенча әлеге экскурсияне оештыручыларга да, укытучыларыбызга да зур рәхмәт!
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2024

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты, тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Разговоры о важном/ Мөһим сөйләшүләр 30.09.2024

Сегодня прошли внеурочные занятия из цикла "Разговоры о важном"
Тема разговора - "День Учителя"
Классные руководители рассказали:
-Об уникальности профессии учителя. Вместе посмотрели вдохновляющее видео, которое дало нам возможность задуматься, каким был бы наш мир, если бы учителей не существовало.
- Также вспомнили, что у каждого человека, даже у самых известных личностей, были свои учителя и наставники.
-В ходе обсуждения пришли к выводу, что искусственный интеллект, каким бы развитым он ни был, никогда не сможет заменить настоящего учителя. Ведь именно учитель способен вдохновлять, поддерживать, мотивировать и открывать новые горизонты для своих учеников.
-В завершение занятия посмотрели памятники и скульптурные композиции, посвященные учителям. Эти произведения искусства напоминают нам о значимости и важности педагогического труда
-Учителя – это не просто профессия, это настоящее призвание и искусство, которое заслуживает особого почетного места в нашем обществе. -
"Арча - уен" 28.09.2024

Спорт - ул сәламәтлек һәм бердәмлек! Ярышларда катнашу максатка ирешү, командада эшләү кебек күнекмәләрне ныгыта. Бүген дә мәктәбебез командасы "Арча-Уен" ярышларында көч сынап кайтты. Егетләр һәм кызлар төрле ярышларда җитез, өлгер, булган икәнлекләрен күрсәтте.
-
Всероссийская онлайн-олимпиада «Безопасные дороги» 27.09.2024

Для школьников 1-9 классов стартовала Всероссийская онлайн-олимпиада «Безопасные дороги», которая проводится пятый год при поддержке нацпроекта «Безопасные качественные дороги».
Участие в онлайн-соревновании – это отличная возможность узнать, насколько вы разбираетесь в ПДД. Ситуации в нем адаптированы под городскую среду: ребята проверят знание безопасного поведения на сложных перекрестках, во дворах и парках, в автомобиле в качестве пассажира, а также безопасного управления самокатом и велосипедом.
Проверить свои знания можно по 27 октября на платформе Учи.ру.
Все участники получат сертификаты, а победители – дипломы. Участвуйте и будьте настоящими экспертами в безопасности на дорогах!
-
Гөлләр үстерәбез. 26.09.2024

Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф бүлмәсен гөлләр белән бизәделәр. Һәрбер укучы класс җитәкчеләре ярдәмендә гөл үстерү серләренә төшенәләр.
-
Көзге кросс 25.09.2024

25 сентябрь көнне Арча шәһәре стадионында Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында көзге кросс уздырылды. Кроссның төп максаты – һәр профсоюз членын спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Мәктәп директоры Шамил Вилович җитәкчелегендә Гөзәерова Л.Г., Сәгыйтҗанова Г., Хазиева Г.Н. , Ахмадуллин Д.Р. ярышларда актив катнашты. Катнашучыларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!










