Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Агач утырту- изге гамәл 02.05.2017
Кем генә үзе утырткан урманнарның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер, минемчә. Урманнар һәрбер тере булган җан иясе күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята. Бу хис Хәсәншәех мәктәбе укучыларына яхшы таныш, чөнки менә инде күп еллар без үз авылларыбыз әйләнәсенә урманнар утырту белән шөгыльләнәбез. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.Татарстанда игълан ителгән Урман утырту көне бездә дә эзсез узмады, тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттек. -
С праздником! 01.05.2017

Поздравляем с Первомаем
Всех трудящихся Земли!
Отдыхаем, отдыхаем
В этот праздник мы!
Солнце ясное сияет,
Майский праздник отмечает.
Всем веселья и добра
В этот день нам всем желает!
-
Куркынычсыз тәгәрмәч-2017 29.04.2017

Арчада инде традициягә кергән, ел саен үткәрелеп килүче «Куркынычсыз тәгәрмәч-2017» яшь юл хәрәкәте инспекторларының район конкурсы узды. Арчаның 5 нче гимназиясенә районның 30 мәктәбеннән 9-11 яшьлек яшь «юхиди»чылар җыелды.
Аларга уңышлар теләп, ярышларны Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ришат Хаҗиев ачып җибәрде. Алар 5 этапта: компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү, медицинага кагылышлы сорауларга җавап бирү, велосипедта кагыйдәләрне саклап йөрү, велосипедта фигуралы йөрү һәм сәхнәдә 3 минут эчендә юл йөрүгә кагылышлы чыгыш күрсәтү буенча ярышты. Аерым номинацияләрдә Гафетдинов Р.-1 урын, Газизова А.-2 урыннарга лаек булып, аерым бүләкләр белән бүләкләнделәр. Команда 4 урында. Молодцы.
3 / 6 -
1 МАЙ бәйрәме! 29.04.2017

Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелергә әзерләнә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярырга әзерләнгән яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Шушы теләкләр белән 6 класс укучыларының бик матур бәйрәм концерты узды. Концерт бик матур булды. Молодцы.
-
Арчада- БАЛ! 28.04.2017

Безнен укучыларыбыз Арча шәһәрендә уздырылган Балга катнашып кайттылар. Молодцы, балалар. Без сезнең белән горурланабыз! Бик зур рәхмәт сезгә!
-
День единых действий 26.04.2017

В целях реализации положений Стратегии развития воспитания обучающихся в Республике Татарстан на 2015-2025 годы, утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан , 26 апреля 2017 года объявлен Днем единых действий. Сегодня наши ученики и учителя оделись в татарскую национальную одежду и имели на одежде элементы национального орнамента.
-
Тукай - безнең күңелләрдә 26.04.2017

Бүген бөек Габдулла Тукай туган көн.
27 ел яшәде ул җирдә,
Гомерен шигырь белән бизәде.
Үтте гомере, калды шигырьләре,
Гомере үтүен үзе сизмәде.
Яши күңелләрдә бөек шагыйрь
Шигырьләрен hаман укыйбыз.
Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,
Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.
Бүген без аның кабаттан шигырьләрен сөйләдек, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларын җырлап, "Тукай - безнең күңелләрдә" кичәсен татар халкының гимны "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
Залны Габдулла Тукай геройлары, аның китаплары һәм Г.Тукайга багышлап ясалган стенд тулыландырып торды.
-
Халык музыкасы-халык көзгесе 24.04.2017

24 апрель көнне мәктәбебездә барлык укучыларның да күңелләрендә сакланырлык музыкаль кичә булды. Бу кичәдә без җырчы, татар халкының төрле музыка уен коралларында оста уйнаучы Солтан ага Шигапов белән очраштык. Ул безне бик күп татар музыка уен коралларының тарихы белән таныштырды. төрле матур татар көйләре уйнады, җырлар башкарды, укучыларны җырлатты һәм биетте. Көнебез музыка белән башланды һәм шул рухта дәвам итте.
-
Башлангыч класслар конкурсы 22.04.2017

20 апрель көнне Арча шәһәрендә башлангыч класс укучыларының проект эшлэре буенча оештырылган конкурсның 2 туры узды. 2 класс укучысы Хамидуллина Камиләнең эше 2 турга узып, жюри игътибарына үзенең проект эшен тәкъдим итте. Молодец , Камилә. Алга таба да уңышлар сиңа.
-
Жир көне 22.04.2017

Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән.
Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. География укытучысы Гафетдинова Э.Д табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Укучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштырдылар. 5-8 класслар белән Экологик диктант уздырылды.










