Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Татарча диктант" акциясе.
10.09.2021
Бүген, 10 сентябрь көнне, алтынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе башланып китте. Татарстанда быел аның төп мәйданчыгы итеп Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов әсәреннән алынган өзекне яздылар. Элеге акциядэ безнең мәктәп укучылары да, авыл халкы да бик теләп катнаштылар.
Сегодня, 10 сентября, стартовала шестая по счету Всемирная познавательная акция “Татарча диктант ”. В Татарстане в этом году его основной площадкой стал Институт филологии и межкультурных связей Казанского федерального университета. Участники акции записали отрывок из произведения известного татарского писателя Гумера Баширова. В этой акции с удовольствием приняли участие и учащиеся нашей школы, и жители села
-
Әкияттә кунакта 06.09.2021

6 нчы сентябрь көнне 2 сыйныф укучылары катнашында “Әкияттә кунакта” дигән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар татар халык әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр,үзләре дә Нәкый Исәнбәтнең “Мырауҗан агай хәйләсе”әкиятеннән өзек күрсәттеләр.
-
День борьбы с терроризмом.
03.09.2021
3 сентябрь-терроризмга каршы көрәш көне.Террорчылык һәм эктремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.Шуңа күрә дә террорчылык чагышларына юл куймау өчен чаралар күрү-һәркемнең бурычы. Һәр класста "Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне ” дигән исемдә сыйныф сәгате узды.
3 сентября-День борьбы с терроризмом.Вопросы борьбы с проявлениями терроризма и экстремизма в настоящее время являются наиболее важными.Поэтому принятие мер по недопущению террористических проявлений-задача каждого. В каждом классе прошел классный час "день солидарности в борьбе с терроризмом”.
-
Республика көне 30.08.2021

Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Отмечается в день принятия Декларации о государственном суверенитете Татарстана.
-
Мәктәп ярминкәләре 29.08.2021

Бүген Арча шәһәрендә үткән мәктәп ярминкәләрендә катнаштык. Мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимеш, алардан ясалган төрле кайнатма, салатлар сатып алучылар күңеленә хуш килде.
Мы участвовали в ежегодной школьной ярмарке.
-
Гүзәллек бәйрәме 28.08.2021

Яңа уку елы алдыннан ел саен Арча шәһәрендә чәчәк күргәзмәсе эшли. Нинди генә гүзәл композицияләр ясамый әлеге күргәзмәгә укытучылар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре! Быел да искиткеч иде күргәзмә. Бенең мәктәп тарих тәгәрмәче буйлап үткәннәргә кайтты. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буенча оештырылган эшләргә күзәтү үткәрде
-
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне 25.08.2021

Һәр ел саен 25 август көнне татар халкы үзенең бөек шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре - җәлилчеләрне искә ала. Халкыбызның әлеге кыю улларын белү, алар турындагы мәгълүматны яшь буынга җиткерү - безнең бурыч. Җәлилчеләрнең батырлыгы, рухи ныклыгына сокланабыз, татарның батыр уллары белән горурланабыз!
-
Арчада укытучыларның август киңәшмәсе 25.08.2021

25 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты.
Киңәшмәдә мәгарифтәге казанышлары өчен алдынгы укытучыларны бүләкләү тантанасы булды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!
В Арске прошло августовское совещание работников образования.
-
Россия дәүләт флагы көне 22.08.2021

Һәр елны 22 августта Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган. Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.
Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.Ежегодно 22 августа в России отмечается День Государственного флага России, установленный на основании Указа Президента Российской Федерации № 1714 от 20 августа 1994 года. 22 августа 1991 года над Белым домом в Москве впервые был официально поднят трехцветный российский флаг, заменивший в качестве государственного символа красное полотнище с серпом и молотом.
-
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашу 21.08.2021

Бүген без бик рәхәт очрашуда катнаштык. Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы һәм оныкчыгы белән таныштык, күрештек. Бөек шагыйрьнең туганнарын үз күзең белән күрү, аларның хатирәләрен тыңлау безнең өчен зур бәхет булды.










