муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бүген бездә Сөмбелә бәйрәме 28.10.2016 Сөмбелә бәйрәме 22 сентябрьдә- көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Уңыш җыю тәмамлангач көзге чәчү беткәннән соң өстәлләрдә мул итеп сый- ризык әзерләнә, кешеләр өйдән – өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе- Сөмбелә исемле, алтын – сары толымлы кыз. Аның башында алтын башаклардан үрелгән тәкыя булган. Без дә бүген Сөмбеләне каршы алдык, шигырьләр сөйләдек, уйнадык, җырладык, күңел ачтык.

-
Көзге уңышлар 27.10.2016 Режим вакытындагы әңгәмәләрдә балалар белән көзге уңышлар турында сөйләштек. Сәламәтлекнең серләре – Яшелчә белән дуслык. Яшелчә, һәркем белгәнчә Витаминга бай ризык.

-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 26.10.2016

Бүгенге шөгыль вакытында кайчы белән эшләүне ныгыттык. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары икегә бөкләп кисәргә өйрәнделәр. Нәтиҗәдә бер кисүдә ике филебез булды.
-
Ал кирәк, гөл кирәк.. 25.10.2016 Саф һаваның сәламәтлеккә дәва икәнлеген балалар дөрес аңлый. Шуңа күрә көн саен алар ачык һавада булалар. Күзәтүләрдән соң күмәк уеннарны балалар аеруча яратып уйныйлар.

-
Өстәл уеннары 24.10.2016 Бакчабызда балалар белән логик фикерләүләрен, игътибарлыкларын үстерү өчен өстәл уеннары уйныйбыз

-
Яшелчәләр - безнең рәсемдә 21.10.2016 Асхадуллиннар гаиләсе көзге яфракларны һәм яшелчәләрне туплап бик матур композиция ясаганнар. Рәхмәт аларга.

-
Керпе килде кунакка. 21.10.2016 Безгә бүген иртән иртүк кунак килде. Бу нәкъ тере шикелле керпене Ахмадуллиннар гаиләсе ясаган. Менә шулай әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә балалар.

-
Конкурс гөрли 20.10.2016 Зәкиевлар гаиләсе искиткеч матур, эчтәлекле кул эше ясап җибәргәннәр. Әлбәттә инде бу күмәк эштә безнең Зәринәбезнең тырышлыгы да күренеп тора.

-
Конкурс дәвам итә. 17.10.2016 Районда үткәрелгән конкурсларга әти-әниләребез бик теләп катнашалар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн дә яңа иҗат җимешләрен алып киләләр. "Сказочная осень" номинация буенча Гарифуллиннар гаиләсе искиткеч матур рәсем ясап алып килде.

-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 14.10.2016 Камка кач -кач Канатларынны ач-ач Зәнгәр күккә оч-оч. Пластилинны йомшартып сылау алымы белән камкалар ясадык. Бик матур килеп чыкты.




