муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Г.Тукай шигырьләрен өйрәнәбез 17.04.2017 Ямьле яз җиткәч җылы яктан кошларкайтканда,елмаеп кояш көлгәндә ,һәр ел саен без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукай -татар халкының талантлы шагыйре.Ул балалар өчен әкиятләр,җырлар.шигырләр язган.Без бүген Гали һәм Кәҗә шигырен өйрәндек.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә 14.04.2017 Тирә-юнь белән танышу шөгылендә кисеп ябыштыру эшләрен кызыксынып эшләдек. Саф һавада күзәтүләр вакытында бакчабыздагы каен агачларын күзәттек. Язгы агачларны, яз хәбәрчеләре - каргаларның ояларын кисеп ябыштыру шөгылендә дөрес итеп тасвирларга тырыштык. Балалар матур, чиста-пөхтә эш алымнарын кулландылар.

-
Уеннар 13.04.2017 Иртәнге уеннарны балалар бик яратып уйныйлар. Бүген алар конструкторлардан эш кораллары ясадылар. Мондый уеннар балаларның күзәтүчәнлекләрен үстерә.

-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүген иртәнге әңгәмәләр Космонавтика көненә багышланды.12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 47 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.
-
Табигать могҗизалары 11.04.2017 Бүген без язгы үзгәрешләрне күзәтү максатыннан су буена бардык. Елгадагы бозның суга әйләнгәнен карадык, язгы ташуның куркыныч икәнлеге турында сөйләштек. Ә әвәләү шөгылендә яр буенда үскән тал песиен ясадык. Үз эшләрен күреп балалар куандылар.

-
Читек бизибез 10.04.2017 Читек бизибез.Читек милли аяк киеме,татар читекләрен әбиләребез яратып кигәннәр Аны йомшак күннән теккәннәр. Бизәк төшкән итекләрне Читек диеп йөрткәннәр Аларны татар кызлары Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

-
Тиздән мәктәпкә! 05.04.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бик тырышып 20 гә кадәрге саннарның составын өйрәнәләр.
-
Кыш белән саубуллашабыз! 03.04.2017 Язның беренче ае үтсә дә, кыш китәргә җыенмый эле. Бүген саф һавада уеннар вакытында елга буен күэтергә бардык. Кыш китәргә ашыкмаса да елга бозлардан арына башлаган инде.

-
Сак булыгыз! 29.03.2017 Балаларның иминлеген саклау максатыннан нәниләр төркеме балалары белән "Өйдә үзеңне ничек тотарга "дигән темага сөйләшү үткәрелде. Балалар әңгәмәдән куркыныч туган очракта үзләрен ничек тотарга кирәген аңладылар.

-
Конкурс 28.03.2017

Бакчабыз тәрбиячесе Валиева Рәмлә Камиловна Арчаның 10 нчы балалар бакчасында конкурста катнашып кайтты.Конкурсның максаты балаларда уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү,мөстәкыйльлек,дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү..



