муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Өстәл уеннары 21.09.2018

Балалар өстәл уеннарын яратып уйныйлар.Өстәл уеннары балаларның логик фикерләвен үстерә.
-
Төсләр иленә сәяхәт. 20.09.2018 Кечкенәләр төркемендә төсләр иленә сәяхәткә барып, табышмаклар ярдәмендә төсләрнен төрләрен ныгыттык.

-
Уйный уйный үсәбез. 14.09.2018 енчыклар белән яратып уйныйбыз һәм укыйбыз. Без бүген төрле төсләр кулланып яраткан уенчыгыбызны ясадык --

-
Төсләр өйрәнәбез. 11.09.2018 Зурлар төркеме балалары белән төсләр өйрәнүне саф һавада чәчәкләр арасында үткәрдек. Балалар барысы да төсләрне аералар. Шөгыль ахырында төрле төсләрдән букет ясарга өйрәндек

-
Юлларда игътибарлы булыгыз! 05.09.2018 Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми.Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур.

-
Бакчабызны сагынып килдек. 03.09.2018 3 ай ял иткәннән соң сагынып бакчабызга килдек. Безгә бакчада рәхәт һәм күңелле.

-
Саубул бакча! 29.05.2018 Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның бакча белән саубуллашу кичәсе узды.

-
Экскурсиягә бардык. 23.05.2018

-
Семинарда катнаштык 18.05.2018 Тәрбиячебез Рузлия Тагировна Яңа Кенәр балалар бакчасында уздырылган семинарда катнашты.

-
" Юл кагыйдәләрен бел! 10.05.2018 Безнен бакчада кунакта буген ГАИ хезмәткәре Мухаметзянова Э.Г. булды. Балалар " Юл кагыйдәләрен бел!" дип исемләнгән кичәдә катнаштылар. Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.




