Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы.
Опубликовано: 25.02.20262026 ел – Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан без кабат үз тамырларыбызга, уртак тарихыбызга, безне бердәм һәм бөек ил итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез.
Россиядә төрле буын, төрле һөнәр һәм төрле милләт вәкилләре яши. Безне барыбызны да уртак максат: Ватаныбызга мәхәббәт, аның якты киләчәгенә ышаныч, тынычлыкта һәм татулыкта яшәү омтылышы берләштерә. Россия халыкларының бердәмлеге елы – бөтен дөньяга безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, көчебезне бердәмлектә күрсәтү мөмкинлеге ул.
Ашытбаш урта мәктәбендә “Россия халыклары бердәмлеге елы”ачылышына багышланган фестиваль узды. Чарага кунак булып әти-әниләр дә чакырылды. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бу вакыйга дуслык, иҗат һәм күпмилләтле илебез мәдәниятенә тирән ихтирамның чын чагылышына әверелде.
Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый һәм фестиваль бик күп гаиләләрне бер түбә астына җыйды. Аларның һәркайсы үз тарихы һәм үз осталыгының бер өлешен алып килгән иде.
К списку новостей













