• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Новости школы

Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле балалалар белән эш системасы” темасына район семинары

Опубликовано: 19.02.2025

 19 нчы  февраль көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә  “ Татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда сәләтле балалалар белән эш системасы” темасына район семинары узды.Килгән кунакларны мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна мәктәп  тарихы, аның эшчәнлеге, укучылар һәм укытучыларның уңышлары  белән таныш-тырды. Укытучылар игътибарына кул эшләренә , махсус хәрби операциядә катнашкан  якташларыбызга, спорт өлкәсенә  багышланган, укучыларның уңышларын яктырткан    күргәзмәләр тәкъдим ителде.11 нче сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы И. Юзеевның “ Гашыйклар тавы” әсәре  буенча “ Бә-хиллек сорарга беркайчан соң түгел” темасына дәрес уздырды. Укытучы дәрестә төрле алымнар кулланып, әсәрне тормыш белән бәйләп, укучыларга әхлак  тәрбиясе бирде, яшь буынны гореф-гадәтләребезне, телебезне, табигатьне саклап яшәргә  чакырды.Әхмәтга-лиева Әлфия Камил кызының “ 5П+1П” темасына  үткәргән осталык дәресе  һәркемнең күңеленә кереп калды.Проект яклауга багышланган осталык дәресеннән  укытучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.Башлангыч сыйныфлар оештырган түгәрәк уенда

( укытучылары Хәбибуллина Р.Р., Гарифуллина Ф. Р., Ибраһимова Л. Ф.) укучылар  фоль-клор  уеннары аша җырга , биюгә  осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм герой- шагыйрь М. Җәлилнең туган көненә багышланган  бик бай эчтәлекле ”Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы” дип исемләнгән патриотик сыйныфтан тыш чараны һәркем зур дулкынлану белән карады. 

  Түгәрәк өстәлдә дәресләргә анализ ясалды,  мәгариф бүлеге методисты Энҗе Габдуллат-җан кызы  алда торган максатлар, бурычлар  белән таныштырды һәм семинарның югары  дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.Укытучылар  үзара тәҗрибә уртаклашып, үзләре өчен бай мәгълүмат туплап кайттылар.



К списку новостей