Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Международная олимпиада по русскому языку 16.06.2024

С 12 по 15 июня в Казани прошла Международная олимпиада по русскому языку для учащихся школ с нерусским (родным ) языком обучения. На олимпиаде принимали участие ребята с разных регионов России и других стран. Ученик 8 класса нашей школы Солтанов Ильшат стал призером этой олимпиады. Поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2024

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. Музыкаль сәгатьтә “ Саумы кояш” җырын өйрәнделәр, «Салаватик » җыр-бию төркеменнә кушылып караоке җырладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Милли уеннар көне 14.06.2024

14 нче июнь иртәбез линейкадан һәм зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң "Без бер команда" уенын уйнадык. Уенда командалар белән төрле милли уеннар, ярышлар оештырылды. Командалар композицияләр ясадылар. Ике отряд арасында дуслык жиңде.
Төшке аштан соң " Юл билгелэрен беләсеңме?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Саф һавада уеннар уйналды. Көнебез дискотека белән тәмамланды. -
Гаилә көне 13.06.2024

Бүген безнең лагерьда 13 нче көн – Гаилә көне. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Аннан соң тәмле итеп иртәнге ашларны ашап алдык.
Экскурсияләр, походлар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. “Гаилә символы” исемле интеллектуаль уен уйнадык.
Төшке аштан соң “Гаиләмә бүләк” исемле мастер-класс уздырылды. Һәрберебез үзебезнең матур рәсемнәребезне гаиләбезгә бүләк итәбез.
-
Әкиятләр көне 11.06.2024

11 июнь лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Ике команда арасында үткәрелгән викторина бик җанлы үтте. “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы да уздырылды.
Гаилә елы уңаеннан бүген лагерьда “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы” дигән темага чара уздырылды. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларга тапшыру – хәзерге буынның төп вазыйфасы. Шушы максатны күздә тотып, “Сабантуйга мәйдан җыю”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” кебек милли йолалар искә төшерелде. Шулай ук “Серле сандык” белән танышып, әниләребез, әбиләребезнең кул эшәнмәләренә сокландылар. Татар милли, җырлы-биюле уеннары, халык авыз иҗаты белән якыннанрак таныштык. Бәйрәмдә балалар бик теләп милли киемнәрдә биеделәр, җырладылар, сабантуй күрке булган чүлмәк вату, кашыкка йомырка кабып йөгерү кебек уеннарда катнаштылар.
-
Талант көне 10.06.2024

Бүген лагерьда “ Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар – биеделәр , һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар”отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының “ Челтәр элдем читәнгә”, “Алия –Гөлия” җырлы – биюлле уеннарын өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
Хезмәт көне 09.06.2024

9 нчы көн лагерьда Хезмәт көне. Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Гөлләр , чәчәкләр тәрбиялиләр. Бүген “Хезмәт төбе – хәзинә” дигән темага балалар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ахырдан хезмәт турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе уздырылды. Шулай ук көн саен лагерьда “Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла.
-
Экология көне 08.06.2024

Лагерьның 8 нче көне экологиягә багышланды. Без барыбыз да җир дигән планетада яшибез. Җиребезнең язмышы безнең кулларда. Җир-ана тарафыннан яратылган иң бөек затлар – кешеләр – табигать балалары. Әгәр дә якын тиз арада табигатькә сакчыл караш буенча эш алып бармасак, кешелек дөньясы юкка чыгачак. Шуна курә дә бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз! Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Әлеге темалар буенча сөйләшү үткәрелде, экологик билгеләр ясалды. Көннең икенче яртысында музыкаль сәгать булды. Яңа җырлар, биюләр өйрәндек.
-
Дуслык көне 07.06.2024

7 нче көн гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. “ Дуслык белән көчле без “ дигән темада әңгәмә үткәрелде. Дуслык турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнделәр.
Табигатькә экскурсия ясадык. Тирә-юньне күзәттек, кызыклы уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысында балалар “Балачакның онытылмас мизгелләре” дигән темага рәсем ясадылар, “Без хәзинә эзлибез” уенын уйнадылар. Ике командага бүленеп маршрут буенча хәзинә эзләделәр. Көн кызыклы, файдалы узды
-
Спорт көне 07.06.2024

6 нчы июнь лагерьда “Спорт көне”. “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә үткәрдек. Укучыларны спорт тарихы белән таныштырдык. Спорттагы яналыклар турында сөйләштек. Уеннар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Күнелле эстафета уеннары балаларга бик ошады. Алар җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап , “Көн ничек узды?” почмагын билгеләделәр.
Сегодня в лагере провели мероприятие “Весёлый русский язык” ко Дню русского языка. День русского языка — российский и международный государственный праздник, посвящённый русскому языку













