Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 361 ) 362 363 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
Ата-аналар җыелышы
13.04.2013
Бүген 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш БДИ турында барды, әти-әниләргә күбрәк нәрсәләргә игътибар итәргә, балаларга имтиханга әзерлек чорында ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
-
Волейбол ярышы 13.04.2013

9-11 класс егетләре Кенәр зонасында үткәрелгән волейбол ярышында катнашып икенче урын яуладылар. Котлыйбыз аларны.
-
Спектакль 12.04.2013

Бүген Ашытбаш мәдәният йортында мәктәп укучылары тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльгә тыл ветераннарына да чакырулар җибәрелде.
-
Юный программист
11.04.2013
Аухадиева Айсинә районда уздырылган "Юный программист" конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Аның эше республика этабына узды.
-
Теле барның иле бар 08.04.2013

Районыбызда үткәрелгән Г.Тукай исемендәге “Теле барның иле бар” шигырь укучылар бәйгесендә җиңүчеләр:
· 8 нче сыйныф укучысы Рахматуллина Айгөл
· 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллин Алмаз
Айгөл белән Алмазны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Очрашу 06.04.2013

6 нчы апрель көнне мәктәбебездә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы , Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Хамидуллина Камәрия Зиннур кызы белән очрашу булды.
Очрашу программасы түбәндәгеләрне үз эченә алды:
· Г.Тукай мирасын өйрәнүдә фәнни-гамәли эшчәнлек.
Камәрия Зиннуровна мәктәп коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
-
Шахмат ярышы
30.03.2013
Бүген Арчада республикакүләм IX Спартакиадага катнашу өчен шахмат буенча сайлап алу туры узды.Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Кавиева Нәркизә 1 нче урынны яулады.Мәктәп командасы 2 нче урынны алды.Чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Җиңел атлетика
30.03.2013
Район укучылары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Мәктәбебез командасы 2 нче урынны яулады.
10 нчы сыйныф укучысы Яббаров Фирдус үз категориясендә 1 нче урынны , 8 нче сыйныф укучысы Фәйзрахманова Гөлзилә 3 нче урынны алды.
Укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез!Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Нәүрүз
21.03.2013
21 март- көн белән төн тигезләшкән вакыт-Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Бүген безнең мәктәптә кышны озату -Нәүрүз бәйрәме булып узды
-
“Кеше һәм табигать” 20.03.2013

Табигатьне саклау ,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан , 2013 нче елның 20 нче мартында Арча муниципаль районы Арча 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Кеше һәм табигать” темасына республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференциянең “Татар әдәбияты” секциясендә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Чулпан Вәдүт кызы уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булды.
Чын күңелдән Чулпанны котлыйбыз!Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.













