Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Яңа елга алып керик 19.12.2015

Хезмәтне һәм хөрмәтне,
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” 19.12.2015

19 нчы декабрьдә Арча мәдәният йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән зур чара булды. Биредә Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар да катнашты. Әдәбият , шигърият, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларга муниципаль районның Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылды. Мәктәбебездән Әхмәтгалиев Ленар һәм Мөхәммәтдинова Чулпан - Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары. Аларны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!
-
“Кар шәһәрчеге” 18.12.2015

Куйдык кишердән борын,
Мәктәбебездә Яңа елны каршы алырга әзерлек эшләре тулы көченә бара. Мәктәп каршында “Кар шәһәрчеге” ясадык.
-
Республиканский Слёт детских общественных организаций и органов ученического самоуправления образовательных организаций «Мы вместе» 18.12.2015
17 декабря 2015 года состоялся республиканский Слёт детских общественных организаций и органов ученического самоуправления образовательных организаций «Мы вместе» в г.Казань. с участием заместителя Премьер –министра Республики Татарстан-министра образования и науки Фаттахов Э.Н., первого заместителя председателя Комитета Государственной Думы по физической культуре, спорта и делам молодежи Марата Бариева и председателя Международного союза детских общественных объединений «Союз пионерский организаций –Федерации детских организаций Алексея Волохова.Приняли участие в Слёте более пятисот активистов и руководителей детских общественных организаций и органов ученического самоуправления, созданные на базе школ республики Татарстан.Из нашей школы в слете участвовала Гатауллина Фаягуль, ученица 8 класса. -
"Нәрсә ул гаделлек?" 17.12.2015

Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Нәрсә ул гаделлек?" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар белән берлектә гаделлек сүзенә аңлатма бирелде, тормышта булырга мөмкин ситуацияләргә анализ ясалды. Презентация буенча укучылар күп кенә сорауларга җавап бирделәр.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2015

Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара.Классларны бизибез, бәйрәм чараларына әзерләнәбез.Мәктәп каршысында кардан сыннар ясарга керештек. Иң матур бизәлгән класска, иң яхшы кар сынына конкурс игълан ителде.
-
Шахмат ярышы 16.12.2015

16 нчы декабрь көнне Кенәр Балалар иҗаты Йортында район күләмендә мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булып үтте. Безнең мәктәптән кызлар арасыннан Нуруллина Гөлнур 3 урын; малайлар арасыннан Шарипов Илфат 1 урын алды. Гомуми команда буенча безнең команда 1 урында калды. Җитәкчеләре Галиуллин Сөләйман Вагизович. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 15.12.2015

Килегез сез, кошкайлар –
Безнең нәни дускайлар.
Кышкы салкын көннәрдә
Саклагыз үзегезне –
Ашагыз безнең җимне:
Ярма ,орлык, миләшне.
Укучыларга сыйфатлы белем бирү белән беррәттән мәктәптә хезмәт тәрбиясенә дә зур игътибар бирелә.
Ел саен традиция буенча кошларга җимлекләр кую һәм аларны даими тукландырып тору 5 класс варисларына йөкләнгән. Алар бу эшне яратып һәм бик теләп башкаралар.
-
Мәдәни көндәлекләр белән эш дәвам итте 14.12.2015

14 декабрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә мәдәни көндәлекләр белән эш дәвам итте. Укучылар Татарстан Республикасы китапханәсенең бай тарихы белән таныштылар. Татарстанның күренекле язучылары һәм шагыйрьләренең биографияләрен искә төшерделәр, аларның әсәрләре буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Дәрес ахырында мәдәни көндәлектәге биремнәр үтәлде.
-
Гер спорты 12.12.2015

Арча балалар спорт мәктәбендә гер спорты буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Безнең мәктәптән 2001-2002 нче елгы кызлар арасында 9 класс укучысы Нуруллина Гөлнур 3 урын алды. Аны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.













