Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
Арчада матурлык кичәсе — бал булды 17.03.2016

17 мартта, узган елгы традицияне дәвам итеп, Арчада быел да матурлык кичәсе — бал булды. Әлеге әкияти гүзәл принц һәм принцессалар бәйрәмендә барлык мәктәпләрдән килгән егетләр һәм кызлар бал биюләрен башкарды. Костюмнар да искиткеч, яшь биючеләребез дә сокланырлык иде. Мәктәбебезнең укучылары да балга бик теләп катнаштылар һәм матур чыгыш ясадылар.
-
«Живая классика». 17.03.2016

Сегодня прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Целью данного мероприятия является развитие и популяризация детского художественного чтения, повышение интереса учащихся к классического литературе, поиск и поддержка талантливых детей. Из нашей школы на этом конкурсе успешно выступила ученица 7 класса Файзрахманова Айзиля и награждена Дипломом.
-
Пробный экзамен по математике. 17.03.2016

До выпускных экзаменов остается чуть меньше 3 месяцев, поэтому можем сказать, что горячая пора у выпускников уже началась.
Сегодня, 17 марта, состоялся пробный экзамен по математике для учащихся 11 классов. Целью данного экзамена является получение объективной информации о качестве образования и уровне подготовки выпускников 11-х классов к итоговой аттестации.
Процедура проведения пробного экзамена максимально приближена к технологии проведения единого государственного экзамена в период проведения государственной итоговой аттестации за курс средней школы.
-
“Драматургия. Театр яктылыкка нурга илтә” 16.03.2016

15 мартта мәктәбебез укучылары Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучылар һәм укучыларның III республика конференциясендә катнаштылар . Конференция Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма комедия театрында уздырылды. Конкурс Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын өйрәнү,пропагандалау һәм сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү ,сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
Конференция татар театрына нигез салынуга 110 ел,татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгына, каһарман шагыйрь Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланды.
Укучыларыбыз “Драматургия. Театр яктылыкка нурга илтә” номинациясендә катнашып Ә. Яһудиннең “ Былтыр кысты”( 5класс) әкиятеннән, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”( 8-10 класс) спектакльеннән өзек күрсәттеләр. Укучыларыбызның чыгышын мәртәбәле жюри членнары : Татарстанның атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты Илдар Хайруллин, Татарстанның атказанган артисты – Ирек Хафизов, Илнур Закиров бәяләде.
Уңышларыбыз сөенерлек : 5 класс укучылары лауреат исеменә (җитәкчеләре Рахматуллина Р.Р., Абдуллаҗанова Г.Г), 8-10 класс укучылары 2 урынга ( җитәкчесе Рахматуллина Р.Р )лаек булдылар.
-
Бер очрашу – бер гомер 14.03.2016

. 14 март көнне мәктәбебездә Татарстан Республикасының халык артисты , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды.
Очрашу кичәсе укучылар чыгышы белән башланып китте. Гөлзадә апа җыр башлап җибәрде. Җыр-моң мәктәп стеналарына гына сыймыйча, урамга агылды, һәрбер йөрәккә барып кагылды. Көчле, чиста, моңлы тавышы йөрәкләрне айкый, үзенә әсир итә иде.
Беренче карашка катлаулы тоелган әйберләрне гади генә итеп сөйләп, тарих, тел, җыр-музыка дөньясына алып кереп китте ул безне. Хөрмәтле кунагыбыз үзенең матур хатирәләре белән уртаклашты. Укучыларның сораулары күп, кызыксынулары чиксез иде.
Очрашу кичәсе бик эчтәлекле, матур, җылы узды. Халкыбызның рухи дөньясын баетуда туктаусыз эш алып баручы, үзенең моңлы җырлары белән хәтта чит ил тамашачысын да әсир итүче , яшь талантларны барлап, олы юлга аяк бастыручы, тынгысыз йөрәкле якташыбыз Гөлзадә апа Сафиуллина белән чиксез горурланабыз . Ерак араларны якын итеп очрашуга кайтканы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар , нык сәламәтлек телибез!
-
“Край родной , навек любимый , где найдешь еще такой!” III региональ проект - иҗади эшләр конференциясе. 12.03.2016

11 март көнне Яшел Үзән районында “Край родной , навек любимый , где найдешь еще такой!” III региональ проект - иҗади эшләр конференциясендә катнашып 1 нче урынны алган Хаҗиева Кадрияне һәм 2 нче урын алган Файзрахманова Гүзәлне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Әйләнә- тирәдә су" 11.03.2016

11 март көнне мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Әйләнә- тирәдә су" дигән темада информация сәгате үткәрелде.
-
Кысна башлангыч мәктәбендә әниләр белән бергә бәйрәм кичәсе үтте. 06.03.2016
Кадерле әниләр!
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле!
Сез булганга яшәү мәгънәле! -
Хөрмәтле хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! 04.03.2016

Сезне 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң Сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт Сезне һәрчак читләтеп үтсен. Бәйрәм белән Сезне!
-
“ Тукайга ияреп...” 04.03.2016

Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай мәктәбендә “ Тукайга ияреп...” дип исемләнгән яшь иҗатчылар конкурсы узды.Кон-курста Арча районы укучылары белән беррәттән, республикабызның бик күп мәктәпләреннән кунаклар катнашты.Безнең мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан – 2нче урынга, 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Ленар -3 нче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз.













