Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Бакчада эш күп: вакытында су да сибәргә, чүп тә утарга, төпләрен дә йомшартырга кирәк. 02.07.2019

-
Күптән көтелгән шифалы яңгырлардан соң чүп үләннәре янәдән баш калкытты. Тик без аларга бирешмибез! 29.06.2019

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Тиздән яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә өлгереп җитәр. 28.06.2019

-
26 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы узды. 26.06.2019

-
25 июнь көнне мәктәптә Чыгарылыш кичәсе узды. 25.06.2019

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына
-
Мул уңыш алыр өчен тырышып эшләргә кирәк! 24.06.2019

-
Сюрпризлар көне 21.06.2019

Бүген лагерьның соңгы көне. Без бүген лагерьда Сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар бик күп уеннар уйнадылар: капчык киеп чабу, кашык белән су ташу, чүлмәк вату... . Уеннар җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады. Лагерь балаларга бик ошады. Сау бул, лагерь!
-
Бүген лагерьда Хәтер көне үткәрдек. Сугышта катнашкан бабайларыбызны, сугыш елларында эшләгән әбиләребезне искә алдык. Сугыш чоры балалары сөйләгәннәрне тыңладык. 20.06.2019

-
Чәчәкләр көне 20.06.2019

20 нче июнь лагерьда чәчәкләр көне булды. Бу көнне без төрле чәчәкләрнең исемнәре белән таныштык, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өйрәндек. Аннан соң “Җәйге чәчәкләр”дигән темага рәсем конкурсы үткәрдек. Рәсем конкурсында Солтанов И 1 урын, Шавалиева Р 2 урын, Әсәтова И 3 урын булды. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
“Сак йөрегез юлларда” 19.06.2019

Бүген “Салават күпере” мәктәп яны лагеренда ГАИ хезмәткәре белән очрашу уздырылды. Ул балаларга каникул вакытында юлда йоргәндә сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, киемнәрдә яктырткычлар булдырырга , машинага утырганда махсус креслога утырырга кирәклеге турында аңлатты. Лагерьга йөрүче балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.Ә балалар бик матур эчтәлекле чара күрсәттеләр. Безнең белән шундый файдалы очрашу уздырганнары өчен ГАИ хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.













