Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Буген Кысна башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Л.С. ачык дәрес үткәрде. Дәрес 3 нче класста "Зат алмашлыклары. аларның һәм сөйләмдә кулланылышы " темасы буенча үтте. Туган тел дәресе ФГОС таләпләренә туры килде, яңа технологияләр уңышлы кулланылды. 11.02.2020

-
Ачык дәрес 10.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ибраһимова Л.Ф. 2 нче класста технологиядән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар детальләрне бәйләп һәм ябыштырып тоташтыру ысулы белән җеп һәм табигый материаллардан кызылтүш ясадылар. Дәрестә кошларга сакчыл караш тәрбияләнде, кошлар өчен файдалы җимнәр белән таныштырылды.
-
" Әткәм- әнкәм һөнәре" 10.02.2020

Бүген 2 нче класста " Әткәм - әнкәм һөнәре" темасына ачык класс сәгате узды. Укучылар һөнәрләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, табышмакларга җавап таптылар, мәкаль " төене" чиштеләр. Һәр һөнәр иясенә кирәкле эш коралы билгеләделәр, эш кораллары буенча һөнәрне билгеләделәр. Әниләр үз һөнәрләре белән таныштырды. "Кем булырга теләсәгез дә, тырышып укыгыз! " диделәр алар.
-
Ачык дәрес 10.02.2020

10 февраль көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында укытучы Хабибуллина Р.Р. 3 класс укучылары белән технологиядән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар төрле материалларны кулланып җимлек ясадылар, мөстәкыйль эшли белүләрен, иҗади активлыкларын күрсәттеләр.
-
“Россия чаңгы юлы-2020” 08.02.2020

“Россия чаңгы юлы-2020” ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары Авхадиев Р.-1 урын (9 класс) , Шайхетдинов Б.-2 урын (11 класс), Нуруллина З.-3 урын (5 класс), Шарипов И.-4 урын (11класс), Абдуллазянова И.-4 урын (6 класс), Ситдикова Р.-5 урын (6 класс) яуладылар. Яшь спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз
-
8 февраля – День здоровья 08.02.2020

Для профилактики гриппа и ОРВИ в школе 8 февраля прошел День здоровья.
Так же классные руководители провели мероприятия, классные часы по информированию учащихся и их родителей о мерах по профилактике гриппа и ОРВИ, показали видеоролики по данной тематике, рассказали о необходимости надевать маску, чаще мыть руки с мылом.
-
Татарча көрәш ярышы 08.02.2020

8 нче февраль көнне Ашытбаш урта мәктәбендә Нуриев Р.И призына татарча көрәш ярышы булып үтте. Безнең мәктәп командасы 1 нче урынны яулады (җитәкчеләре Сәләхов М.). Үз авырлыкларында җиңү яулаган укучыларны чын күңелдән котлыйбыз.
Көрәшчеләргә киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булсын!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме. 07.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 3-4 класс укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага ачык класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, уеннар уйнадылар.
-
Бүген мәктәптә профсоюз членнары катнашында башлангыч профсоюз оешмасы һәм мәктәп администрациясе арасында төзелгән коллектив килешүгә төзәтмә һәм өстәмәләр кертү буенча профсоюз җыелышы булды. 07.02.2020

-
«Кызыклы математика» 06.02.2020

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Кызыклы математика” уен-бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасына бүленеп математика фәне буенча көчләрен сынадылар. Сорауларга җавап бирү, исәпләү , мәсьәлә чишү, геометрик фигуралар төзү, логик фикерләү күнекмәләре үстерелде. Бәйге ахырында жюри “Тапкырлар” командасының иң күп очко җыеп җиңүче булуын әйтте.













