Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Бүген лагерьның 14 нче көне. 14.06.2021

Иртәнге зарядка, линейка, аштан соң "2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан туган тел турында җырлар өйрәндек, татар халык уены "Кәрия-Зәкәрия" уенын уйнадык. Төшке аштан соң "Һәр һөнәр дә кирәкле" темасы астында почта хезмәткәрләре һөнәре белән таныштык. "Үскәч кем булырга?" темасына рәсем конкурсы үткәрдек. "Мульти-пульти" илендә "Навигатум - в мире профессий" мультфильмын карадык. Саф һавада хәрәкәтле уеннардан соң өйләргә таралдык.
Сегодня 14 день пришкольного лагеря. День начался с утренней линейки . 2021 год объявлен годом родных языков и народного единства. По этому поводу изучали песни о родном языке, играли в игру "Кәрия -Зәкәрия".
После обеда провели беседу на тему "Все профессии нужны, все профессии важны". Познакомились с профессией почтальон. Прошел конкурс на тему "Кем я буду?" Смотрели мультфильм " Навигатум - в мире профессий" -
Лагерьның 12 нче көне. 12.06.2021

"Россия - минем Ватаным" темасына интеллектуаль уен үткәрдек, кроссворд чиштек. "Уенчыклар остаханәсендә" Россия көненә карата эшләнмәләр ясадык. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Татар халкының яратып уйный торган "Ачык авыз - йоклаган" уенын балалар бик ошатты.
Сегодня 12 день лагеря.После завтрака провели интеллектуальную игру на тему "Россия -Родина моя".Занятие в "Мастерской игрушек" понравилось всем. Мы делали поделки из цветной бумаги ко Дню России.
После обеда играли на свежем воздухе в татарскую народную игру "Ачык авыз - йоклаган" . День прошел весело и интересно. -
"Юл билгеләрен беләсеңме?" 11.06.2021

Бүген лагерьның 11 нче көне. Көн иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң "әкиятләр иленә" сәяхәт иттек. Ике команда арасында викторина бик җанлы үтте. "Минем иң яраткан әкиятем"темасына рәсем конкурсы үткәрдек. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, "Юл билгеләрен беләсеңме?" темасына әңгәмә үткәрдек.
Сегодня 11день пришкольного лагеря. День начался с утренней линейки. После завтрака мы отправились "в мир сказок". Викторина между командами прошла интересно. Провели конкурс рисунков на тему "Моя любимая сказка".
После обеда провели беседу на тему "Дорожные знаки". -
Талантлар көне 10.06.2021

Бүген лагерьның 10 нчы көне. Көн кояшлы, матур. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Бүген без яшь артистлар булдык. Җырладык, биедек, татар халык әкиятләрен сәхнәләштердек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң көн өстәл уеннары белән дәвам итте. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте.
Сегодня 10 день лагеря. День начался с утренней линейки и зарядки. Сегодня мы юные артисты. Инценировали татарские народные сказки, пели татарские народные песни, изучали танцевальные упражнения. После обеда проводились настольные игры. День прошел полезно и интересно.
-
“Табышмаклар илендә” 09.06.2021

Буген көн яңгырлы иде. Лагерь иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар спортзалда татар халкының җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. “Уенчыклар остаханәсендә “ конструктор һәм пластилиннан үзләренең яраткан уенчыкларын ясадылар.Өстәл уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң “Табышмаклар илендә” исеме астында бәйге уздырылды. Көн файдалы һәм күңелле узды.
-
Лагерьның 8 нче көне. 08.06.2021

Бүгенге көн дә иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Сабантуй" һәм "Көмеш кыңгырау" газеталарына күзәтү булды. Экологик сәгать вакытында табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде. Компьютер уеннарын да балалар бик теләп уйнадылар. Көннең икенче яртысында музыкаль сәгатьтә "Көйне таны" уенын уйнадык, "Ямьле Сабантуйлары" җырын өйрәнә башладык.
-
Спорт көне 06.06.2021

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. “ Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында балалар спорт тарихы , спорт ярышлары һәм спортның файдасы турында сөйләштеләр. Мәктәпнең спорт мәданчыгында “ Күңелле стартлар” уены уздырылды. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле һәм җырлы – биюле уеннар уйнадылар.
-
“Табигать һәм без ” 05.06.2021

5 июнь Әйләнә – тирәне саклау көне . Шул уңайдан “Салават купере” ял лагерьенда “Табигать һәм без ” дигән темада әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында табигатьне саклау , аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң балалар табигатьнең матур урыннарында экскурсиядә булдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң “Табигать дуслары” дигән темада рәсемнәр ясадылар, “ Мульти- Пульти илендә” мультфильмнар карадылар.
-
“ Күбәләкләр дөньясы” 04.06.2021

Бүген көн бик матур ,кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне, күбәләкләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Төшке аштан соң презентация ярдәмендә “ Күбәләкләр дөньясы” белән таныштылар. Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр,рәсемнәр ясадылар. Музыкаль сәгать вакытында “ Җиләкле җәй” җырын өйрәнделәр. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
Отрядның туган көне! 03.06.2021

Бүген лагерда отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар,отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын ,девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды.Көннең икенче яртысында балалар саф һавада спорт уеннары хәм җырлы – биюле уеннар уйнадылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.













