Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең шөгыльләр 14.01.2026

Аппликация-балалар бакчасында кулланыла торган сурәтләү эшчәнлеге төре. Балалар билгеле бер төсләргә буялган әзер формаларны куллана яки бизәкләр, сюжетлы сурәтләр элементларын кисеп композицияләр ясый алалар. Аппликацияләр өчен төрле материаллар: кәгазь, тукыма, табигый материаллар (киптерелгән яфраклар, үлән, чәчәкләр) кулланалар.
-
Яңа ел белән! 30.12.2025

Яңа ел җитте! Яңа ел!
Кышы, Язы, Җәе, Көзе –
Барысы белән дә яңа ул.
Ә иске ел ерак китте.
Киткән чакта елап китте.
– Ул соң ниләр алып китте,
Һәм ниләр калдырып китте?
– Фәндә, көндә яңалыклар,
Яңа бәхет, яңа йортлар,
Көне-төне янган утлар,
Гөлбакчалар, яңа җырлар
Китерде ул, һәрбер көне
Бизәп үтте туган илне –
Ил күгендә мәңге балкыр
Йолдызлар яндырып китте,
Нык сакларга кушып, безгә
Җирне, Кояшны, Дөньяны –
Барысын да калдырып китте...
Үзен генә алып китте,
Яңа ел! Яңа ел җитте!
Бакчабызда күңелле, маҗаралы Яңа ел бәйрәме үтте
-
Кыш бабай килде 15.12.2025

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз. -
Әниләр бәйрәме 01.12.2025

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
-
Кунаклар каршы алдык 21.11.2025

Бакчабызда хөрмәтле кунакларыбызны каршыладык. Арча районы башлыгы Алмаз Гаптраупович, төрле оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары бакчабызның эшчәнлеге белән танышты.
Бакчабыз, балалар, тәрбиячеләребез кунакларда уңай фикерләр генә калдырды. -
Кече моториканы камилләштерү 20.10.2025

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда вак моториканы үстерү көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне формалаштыру һәм психик процессларны үстерү өчен файдалы. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә моның өчен төгәллекне һәм хәрәкәтләрне координацияләүне таләп итә торган күнегүләр, уеннар һәм материаллар кулланалар
-
Гуманитарная помощь 16.10.2025

Ребята на передовой делают свое дело. А наша задача — их поддержать. Не громкими словами, а реальными делами.
Каждый месяц мы собираем и отправляем гуманитарную помощь для солдат СВО. Это не просто «посылки». Это частичка тепла и любовь из родного края.
-
Көзге уңыш 09.10.2025

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Ә көзнең төп байлыгы, әлбәттә. бакчада мул булып үскән уңыш
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

Килеп тора,үтеп тора
Бүтәннәр көне.
Күңелләргә иң якыны-
Өлкәннәр көне.Гомерләренең йомгагын
Сүткәннәр көне.
Күңелләре һаман да яшь
Өлкәннәр көне.
Изге догалардан башлыйк
Иртәннән көнне
Матур узсын ил бәйрәме-
Өлкәннәр көне!Күп еллар балалар бакчасында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле өлкәннәребез белән җылы очрашу үткәрдек
-
Көзге табигатькә экскурсия 26.09.2025

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба.
Без дә көзге табигать белән танышып, алтын яфракларны күзәтеп кайттык













